news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минтимер Шәймиев Свияжски утрау-шәһәрчегендә булды
Утрауда булганнан соң үткәрелгән киңәшмәдә әзерлек эшләренең билгеле бер күләме үтәлде дип билгеләп үтте Татарстанның беренче Президенты
Скопировать ссылку
(Казан, 1 июль, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Свияжски утрау-шәһәрчегендә булды. Анда “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжски утрау-шәһәрчеге” комплекслы проектын гамәлгә ашыру кысаларында торгызу һәм төзекләндерү эшләре барышы белән танышты”.
Хәзерге вакытта ТР Фәннәр Академиясе Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Археология тикшеренүләре үзәге тарафыннан археологик эзләнү эшләре башланган. Анда Казан дәүләт техник университет (КАИ), Яшел Үзән механика көллияте, мәктәп укучылары, волонтерлар катнаша. Барлык табылган әйберләр Свияжски утрау-шәһәрчеге музеенда урын алачак.
Археологик эзләнү эшләре тәмамлангач юл салу, газ үткәрү, су белән тәэмин итү, канализация һәм энергия саклау системасын булдыру буенча эшләр башлана. Шулай ук ярларны ныгыту һәм елга вокзалы төзелеше буенча да эшләр бара.
Барлык хәйрия эшендә катнашучы оешмалар эшкә керешкән.
Минтимер Шәймиев торгызыла һәм төзелә торган объектларның барсын да карап чыкты, биредә эшләүче компания җитәкчеләре һәм вәкилләре тәкъдимнәрен тыңлады. Мисал өчен, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов Минтимер Шәймиевне казна корылмалары биналары комплексындагы эшләр барышы белән таныштырды. “Бәхетле” ЯАҖ генераль директоры Мөслимә Латыйпова сәүдәгәр Каменевлар йортын төзекләндерү буенча тәкъдимнәрен белдерде. Успенский монастыренең атлар бинасы комплексындагы эшләр белән «Татспиртпром» ААҖ генераль директоры Рәшит Шәйхетдинов сөйләде. Успенский соборының Кардәшлек корпусын торгызу буенча “КАМАЗ” ААҖ шөгыльләнә.
Утрауда булганнан соң үткәрелгән киңәшмәдә әзерлек эшләренең билгеле бер күләме үтәлде дип билгеләп үтте Татарстанның беренче Президенты. “Без хәзер иң катлаулы, эшләрне оештыру чорын үтәбез: казу эшләре һәм төзелеш мәйданнарын әзерләү эшләре бара. Эшләрне тизләтергә кирәк”, - диде Минтимер Шәймиев.
Ул шулай ук тагын бер мөһим мәсьәләгә зур игътибар бирде – музей зонасыннан алына торган тораклар урынына һәм муниципалитетның тузган торакларында яшәүче гражданнар өчен торак төзү. Минтимер Шәймиев 2011 елга Свияжски торак төзелеше программасын әзерләүне йөкләде. Аның фикеренчә, бу программа торак мәсьәләсен хәл итәчәк. Искәртеп үтәбез, быел ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды Свияжскида яшәүчеләр өчен 39 фатир төзеп тапшырырга планлаштыра.
Киңәшмә ахырында Минтимер Шәймиев бу зур хезмәттә катнашучыларга рәхмәт белдерде.
Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесен Свияжскига сәфәрдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Җәүдәт Салихов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, республика Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен яңадан торгызу фонды җитәкчсесе Татьяна Ларионова, ТР Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Сергей Батин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2