news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Минтимер Шәймиев: “Свияжски шау чәчәкле бакчага әйләнергә тиеш”
ТР Дәүләт киңәшчесе Свияжски утрау-шәһәрчегендә булды. Тиздән анда киңкүләмле төзекләндерү эшләре башлана
Скопировать ссылку
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Яшел Үзән муниципаль районының Свияжски утрау-шәһәрчегендә булды.
Сәфәрдә Татарстанның беренче Президентын ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Радик Хәсәнов, Свияжски Успенья Богородица монастыре башлыгы Силуан атакай һ.б. озатып йөрде.
Минтимер Шәймиев Свияжски Успенья Богородица ир-атлар монастыре комплексы хуҗалыгы ишегалдында булды. Киләчәктә биредә ат сарае торгызырга ниятлиләр. Шулай ук планда сәнгать галереясе да бар. Элеккеге интернат-мәктәп территориясендә Свияжски утрау-шәһәрчегенең тарих музеен булдыру планлаштырыла.
Сәүдәгәр Каменевның XIX гасыр ахырында төзелгән йортын да карадылар. Ф.Т.Каменев – сәнәгать тауарлары, икмәк-күмәч эшләнмәләре белән сату итүче эре сәүдәгәр. Ул Свияжскида берничә завод, йөк һәм пассажир пароходлары хуҗасы. Беренче катта пекарня һәм кибет урнашкан, икенче кат яшәү өчен яраклаштырылган булган.
“Биредә шау чәчәкле бакча булырга тиеш”, - диде Минтимер Шәймиев. Аның фикеренчә, беренче чиратта коммуникацияләр үткәрү зарур. Тиздән утрауда газ һәм канализация пәйда булачак, электр һәм су белән тәэмин итү сыйфаты яхшырачак, яңа елга вокзалы һәм автостанция төзеләчәк.
ТР Дәүләт киңәшчесенә утрауда яшәүчеләр өчен социаль ипотека программасы буенча төзеләчәк йорт проектларын тәкъдим иттеләр. 37 гаилә өчен барлыгы 10 йорт төзеләчәк.
“Төгәл проектлар – юллар, челтәрләр, коммуникацияләр буенча эш башларга кирәк”, - дип белдерде журналистларга Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренчә, объектларның бер өлешен инвесторларга милек буларак яки озак вакытлы файдалануга тапшырырга кирәк. Утрауда тузган тораклар күп, социаль ипотека программасы буенча торак төзи башлау зарур. Бу мәсьәлә белән Дәүләт торак фонды шөгыльләнәчәк. Быел ук киңкүләмле реставрация эшләренә керешергә кирәк”, - дип билгеләп үтте ул.
ТР Дәүләт киңәшчесе сүзләренчә, бүген Зөя елгасы аша туры яңа юл салу турында кызыклы тәкъдим әйтелгән. Бу Казаннан Свияжскига бару юлын сизелерлек кыскартыр иде.
“Җомга көнне Болгарга барабыз. Төзелеш сезоны башланды, эшкә керешергә кирәк”, - дип шәрехләде Минтимер Шәймиев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot