news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев Әстерхан делегациясе белән туган телне саклау турында фикер алышты

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Әстерхан өлкәсе вәкилләренә тарихи-мәдәни мирасны саклау эшендә хезмәттәшлек итәргә тәкъдим ясады.

(Казан, 4 август, "Татар-информ"). Бүген Казанда Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, Республика "Яңарыш" фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Әстерхан өлкәсе делегациясе белән очрашты. Бу хакта Республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге кунаклар Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында катнашучы өчен Казанга килгән.

Әстерханның "Дуслык" татар милли мәдәният җәмгыяте җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының контроль-ревизия комиссиясе рәисе Әнвәр Алмаев Татарстанның беренче Президентына “Дуслык" җәмгыяте һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән уртак эшчәнлеге турында сөйләде.

"Әстерхан өлкәсендә 80 мең татар яши. "Дуслык" җәмгыяте 1989 елда төзелгән иде, ул төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр иясе булган татарларны берләштерә, аларның алтысы өлкә Думасының депутатлары итеп сайланган. Җәмгыятьнең эшендә эшмәкәрләр актив катнаша. Яшьләр юнәлеше көчле эшли ", – дип хәбәр итте ул. Шул ук вакытта, аның сүзләренә караганда, соңгы вакытта төбәктә яшәүче татарларның Татарстанга күченү очраклары күзәтелә.

Әстерхан кунаклары Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында алган тәэсирләре белән уртаклашты.

Исегезгә төшерәбез: VI съезд Казанда 2-6 август көннәрендә уза. Әнвәр Алмаев чараларның әйбәт оештырылуын һәм кызыклы программа төзелүен билгеләп үтте.

Очрашу барышында съездның кичәге пленар өлешендә кузгатылган кайбер мәсьәләләр, аерым алганда, туган телне саклап калу буенча да фикер алышу булды.

"Туган телебезне саклау мәсьәләсе бөтен татарларны да борчый, Татарстаннан читтә әлеге проблема тагын да игътибарга лаек. Бу юнәлештә "ТНВ-планета" телеканалы, Татарстан белән турыдан-туры элемтә буларак, мөһим миссия башкара", – дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Дәүләт киңәшчесе шулай ук кунакларга Татарстанның социаль-икътисади үсеше һәм Әстерхан өлкәсе белән күпьеллык хезмәттәшлеге турында сөйләде. Ул әстерханлыларга тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча "Яңарыш" фондының җиде еллык эшчәнлек нәтиҗәләрен тәкъдим итте. "Тарихи-мәдәни һәйкәлләрне саклау проблемасы Әстерхан өлкәсе өчен дә актуаль, без әстерханлыларның Әстерхан кремлен Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүе белән шөгыльләнүен беләбез. 2000 елдан бирле ЮНЕСКО исемлегенә Татарстанның өч объектын кертә алдык. Бездә әлеге мәсьәләләр буенча көчле белгечләр төркеме барлыкка килде. Хәзер без ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасына трансчиктәш серияле номинациядәге "Ефәк юл" проектына Россияне дә кушу мөмкинлеген өйрәнәбез. Бөек Ефәк юлының коридорлары Татарстан Республикасы һәм Россиянең башка төбәкләре аша уза, шул исәптән Әстерхан өлкәсе аша үтә. Без Әстерхан өлкәсе белән бу өлкәдә дә хезмәттәшлек итә алыр идек ", – дип тәкъдим итте Минтимер Шәймиев.

Казан Кремлендә узган очрашуда Әстерхан өлкәсе Думасының депутатлары Рифкат Шабанов һәм Ринат Әюпов, Әстерхан өлкәсе губернаторы киңәшчесе Ринат Ходжаев, "Дуслык" җәмгыяте әгъзалары Искәндәр Мильгизин, Данил Хәлмуратов, Дамир Хәлилов, Җәүдәр Яваев һәм Эмиль Жаде катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100