news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев Өстәмә белем бирү үзәген төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды

«Адымнар — белемгә һәм татулыкка юл» күптелле белем бирү комплексының яңа үзәге элеккеге «Ялкын» балалар лагере базасында оештырылачак.

Минтимер Шәймиев Өстәмә белем бирү үзәген төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды
https://tatarstan.ru

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев элеккеге «Ялкын» балалар лагере базасында «Адымнар — белемгә һәм татулыкка юл» күптелле белем бирү комплексының Өстәмә белем бирү объектларын төзү һәм реконструкцияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмә элеккеге балалар лагере территориясендә узды. Яңа үзәктә Казанда төзелә торган ике комплекс — 165нче урта мәктәптә һәм 121нче лицей базасында укучылар шөгыльләнәчәк. Бүгенге көндә биредә алтмышар урынлы ике йокы корпусы төзелә һәм гамәлдәгеләрен реконструкцияләү бара.

Яңа үзәк эшчәнлеге балалар ялын һәм сәламәтләндерүне оештыруга гына түгел, ә күптелле белем бирү комплексларында укучыларның потенциалын ачуга, аларның төрле өлкәләрдә сәләтләрен үстерүгә һәм физик сәламәтлекләрен ныгытуга да юнәлдереләчәк.

«Нәкъ менә моңа үзәкнең заманча инфраструктурасы һәм матди-техник җиһазланышы ярдәм итәргә тиеш. Иң мөһиме — җәйге вакытны, төзелеш эшләре өчен иң уңайлы вакытны куллану кирәк», — дип искәртте Минтимер Шәймиев киңәшмә барышында.

Очрашуда су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу тышкы челтәрләрен салу, телекоммуникация челтәрләренә тоташтыру һ. б. мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100