news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

^Минтимер Шәймиев: “Шәһәр һәм авыл балаларын тәрбияләү шартларында аерма булырга тиеш түгел”

^Минтимер Шәймиев: “Шәһәр һәм авыл балаларын тәрбияләү шартларында аерма булырга тиеш түгел”

(Актаныш, 12 июль, “Татар-информ”). “Шәһәр һәм авыл балаларын тәрбияләү шартларында аерма булырга тиеш түгел”, - дип игълан итте бүген ТР Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Актаныш районы Яңа Әлем авылы халкын мәдәни-спорт үзәгенең реконструкциядән соң ачылуы белән котлап.

1980 елда төзелгән Мәдәният йортын реконструкцияләү эшләренең смета бәясе 9 миллион 600 мең сум тәшкил иткән. Комплекста 260 урынлы тамашачылар залы, китапханә, дискотека залы, халык театры, балалар иҗаты үзәге филиалы – хореография залы, шахмат клубы, музыка класслары, рәсем студиясе урнашкан. Бинаның яртысы спорт белән шөгыльләнү өчен, биредә – теннис, спорт уеннары һәм көрәш белән шөгыльләнү заллары. Моннан тыш мәдәни-спорт үзәге бинасында авыл халкына (биредә 1300 кеше яши) хезмәт күрсәтү өчен җиһазланган фельдшерлык-акушерлык пункты урнашкан. Республика Илбашы агросәнәгать комплексы проблемаларына да тукталды. Татарстан зур көч куеп авыл хуҗалыгын саклап калды һәм бүген ул кырлары ташландык хәлдә булган күп кенә төбәкләрдән аерылып тора. Дәүләт авылсыз яши алмый, шулай ук авыл да дәүләтсез. Шуңа күрә республиканың сәясәте - авыл хуҗалыгын саклау һәм аны күтәрү өчен мөмкин булган механизмнарны кулланырга кирәк. Минтимер Шәймиев фикеренчә, бер-ике елда авыл хуҗалыгына мөнәсәбәт бөтен Россия Федерациясендә үзгәрергә тиеш. Бу эштә “Бердәм Россия” партиясе зур эшләр алып бара. Бу сәясәтнең принципларының берсе авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү – агросәнәгать предприятиеләр өчен ташламалы кредитлар кирәк.

Актаныш районының киләчәгенә килгәндә, Минтимер Шәймиев фикеренчә, республикада беренче урын өчен көрәшергә мөмкинлек бар – “әлегә сез беренче өчлектә, әмма кырларның торышы өметләндерә”, Актаныш игенчеләре тарафыннан күп эш башкарылган, рекордлы уңыш көтәргә була. Иң мөһиме – игенне вакытында җыеп алырга кирәк. Республика Илбашы икмәккә ихтыяҗ булуда шикләнми. Шулай ук терлекчелек продуктына да ихтыяҗ зур. Бүген Татарстанда көчле эшчәнлек алып баручы эре сәүдә компанияләре белән Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясен республикадан читтә сату турында сөйләшүләр алып барыла.

Районның перспективалары начар түгел. Минтимер Шәймиев Актаныш районының бурычлары булмавын, бай традицияләрен саклап калуын, хәзерге вакытта республикада моның өчен барлык шартларда булганда, алар нигезендә киләчәктә үсәргә кирәклеген билгеләп үтте. Республика Илбашы октябрьдә җирле үзидарә органнарында булачак сайлаулар турында искә төшереп, район халкы игътибарын, халык хакимияте органы гамәлгә куелгач, мөһим мәсьәләләрне актанышлыларның үзләренә хәл итәргә кирәк булачагына юнәлтте. Республика бурычларына килгәндә, күчеш чорында ул җирле үзидарәгә эшли башларга ярдәм итәчәген билгеләп үтте.

Район хакимияте башлыгы Энгель Фәттахов балалар хоккее үзәге бинасына беренче таш салыну тантанасында чыгыш ясаганда, Актаныш районы үзәгендә ясалма бозлы Спорт сараеның пәйда булуын ишетелмәгән хәл дип атады. Ә Актаныш малайлары өчен мөһим булган корылма нигезенә беренче ташны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм “Татнефть”нең генераль директоры Шәфәгать Тәхәүтдинов салды (нефть компаниясе - төзелешнең инвесторы).

750 урынга исәпләнгән яңа спорт корылмасының смета бәясе – 150 миллион сум. Подрядчигы – “Лениногорски тимер-бетон эшләнмәләр заводы” ААҖ. Шәфәгать Тәхәүтдинов бу корылманың нефтьчеләр төзи торган җиденче боз сарае булуын хәбәр итте. Ә алар республикада 17. Лениногорски заводы генераль директоры Александр Матюшкин бу елның 15 декабрендә Актаныш малайлары Балалар хоккей үзәге бозында алка куа алачак, дип вәгъдә итте.

Республика башлыгы бу вакыйганың республика тормышында чираттагы этап булуын билгеләп үтте. Без шәһәр һәм авыл балаларын бер шартларда тәрбияләргә омтылабыз. Бүген авыл балалары музыка, спорт белән шөгыльләнә һәм Интернет белән эшли ала, алар киң кырлы үсеш ала – бу күпьеллык омтылышларның тормышка ашырылуы.

Президентны Актаныш районына сәфәрдә ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, республиканың министрлык һәм ведомстволары вәкилләре озатып йөрде.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100