news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев: “Шәүкәт Биктимеров исеме, ул тудырган кабатланмас образлар мәңгелек”

Минтимер Шәймиев Шәүкәт Биктимеровка “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” Орденын тапшырды

(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Кичә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында, СССРның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, К. Станиславский исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, татар театрының йөзек кашы саналган бөек сәхнә актеры Шәүкәт Биктимеров 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Кичәдә тормыш иптәше Сәкинә ханым белән Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
Юбилярны котларга рәсми затлардан тормыш иптәше Луиза ханым белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм якташлары килгән иде.
Мактаулы кунаклар, Камал театры артистлары, юбилярның артистлык сәләтенә гашыйк татар халкы, Шәүкәт Биктимеровны аягүрә басып каршы алды. 62 ел гомерен сәхнә тормышына багышлаган, 300 ләп роль уйнаган әлеге шәхескә бүген хезмәттәшләре, аны котларга килгән һәммә кеше баш иде, алкышларга күмде.
Бәйрәм, төрле елларда сәхнәләштерелгән спектакльләр - Шәүкәт ага тудырган иң ачык иҗади образлар буенча экскурс рәвешендә башланып китте. Аның белән бергә бер төп рольләрдә уйнау бәхете тәтегән театр артистлары, ул уйнаган рольләрне искә төшереп, хатирәләрне яңарттылар, аңа рәхмәтләрен җиткерделәр. Хезмәттәшләре басым ясаганча, Шәүкәт ага киң диапазонлы актер. Ул уңай рольләрне оста башкарган кебек, искиткеч осталык белән тискәре каһарманнарның асылын да ачып бирә белә.
Минтимер Шәймиев юбилярны котлау чыгышында Шәүкәт Биктимеровны бик бәхетле кешеләр сафына кертте. Президент ассызыклаганча, халык тарафыннан мәхәббәт һәм хөрмәт казану – олы уңыш. “Бүгенге юбилейны шатлыклы юбилей дип әйтер идем. Ник дигәндә, кызганычка каршы, 80 яшь тулу кичәсен талант иясенең үзеннән башка уздыру очраклары да байтак. Бөек шәхес турында узган заманда сөйләргә туры килә. Ә син әле исән-сау гомер кичерәсең, син бүген безнең арада – шунысы куандыра. Алдагы елларда да бу шулай булсын иде. Синең исемең, син тудырган образлар мәңгелек. Алар халык күңеленә бик тирән кереп уелды ”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев һәм юбилярга озын гомер, саулык-сәламәтлек теләде.
“Шәүкәт Биктимеров уйнаган образларга һәркемнең үз карашы бардыр. Әмма, минемчә, аның үзенә генә хас мөлаемлыгы бар. Синең елмаю гаҗәп үзенчәлекле, ул һәммәбезгә дә ошый, анда берникадәр нечкә хәйләкәрлек бар, шунысы белән үзенә җәлеп итә. Синең сәләт – Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән бүләк. Халкыбызга озын-озак гомер армый-талмый хезмәт итүеңә рәхмәт”, - дип тәмамлады чыгышын Минтимер Шәймиев.
“Галиәсгар Камал театры тәрбияләгән артистлар, алар өчен сәхнә әсәрләре иҗат итүчеләр – сәләтлеләрнең сәләтлеләре”, - дип ассызыклады республика җитәкчесе.
Президент Шәүкәт агага Татарстан Республикасының иң дәрәҗәле бүләген – “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” Орденын тапшырды.
Шәүкәт Биктимеров та Илбашы тарафыннан үз адресына яңгыраган җылы тәбрикләү сүзләренә җавап бирә алмый калмады. “Минем бу дәрәҗәгә, ихтирамга ирешүемдә Сезнең өлешегез бик зур. Барлык спектакльләргә, премьераларга килдегез. Артистлар хезмәтенә югары бәя бирүегез өчен рәхмәт. Шәхсән минем өчен сез укытучы, сез мине тирән җаваплылыкка өйрәттегез”, - дип белдерде юбиляр.
Шәүкәт Биктимеров 1928 елның 28 октябрендә дөньяга килә. Аның туган ягы – Саба районы Миңгәр авылы. 1945 елда юбиляр Казан театр училищесына укырга керә, 1949 елда аны тәмамлап, Г. Камал театрында актер булып эшли башлый.







autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100