news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев шәхси йортлар социаль ипотека программасына кертелергә мөмкин дип саный

Бу мөмкинлекне һәркем куллана алсын өчен төзелеш башларга җир бушлай бирелергә тиеш

(Түбән Кама, 2 декабрь, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев социаль ипотека буенча республика программасы кысаларында шәхси йортлар алу мөмкинлеге турында белдерде. Бу хакта ул Түбән Кама янында төзелә торган коттедж бистәсендә булгач әйтте. Бу мөмкинлекне һәркем куллана алсын өчен төзелеш башлауга җир бушлай бирелергә тиеш.
215 коттедж төзеләчәк мәйдан 27,2 га тәшкил итә. Биредә 7 җәмәгать, сәүдә һәм көнкүреш биналары төзергә планлаштыралар. Республика Президентын һәр йорт өчен бүлеп бирелгән участок күләме шаккаттырды, ул 12 сутыйга кадәр.
Минтимер Шәймиев уңайлы торак темасына кагылып, журналистларның игътибарын ерак түгел урнашкан күп катлы йортлы ике микрорайонга – 30 ел элек төзелгән төссез панель һәм төрле төсләргә буялган йортларга юнәлтте. Хәтта бүгенге болытлы көндә дә төрле төсләрдәге яңа йортлар биредә яшәүчеләрнең кәефенә уңай йогынты ясый.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100