Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минтимер Шәймиев Сергей Степашинга Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеген торгызу турында сөйләде
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе кунакларга “Яңарыш” республика фонды эшчәнлегенә багышланган экспозицияне тәкъдим итте.
(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе - “Яңарыш” республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Дәүләт корпорациясе күзәтчелек советы – Торак- коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм фонды рәисе Сергей Степашин белән очрашу үткәрде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әңгәмә башында Минтимер Шәймиев “Яңарыш” республика фонды эшчәнлегенә багышланган экспозицияне тәкъдим итте. Ул Степашинның һәм Торак- коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм фондының Борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеген торгызу проектларын беренчеләрдән булып хуплаучылар булуын искәртте.
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Болгарда һәм Зөя утрау-шәһәрчегендә, шулай ук Мәрьям Ана Казан иконасы чиркәве һәм Болгар ислам академиясендә эшләр төгәлләнүе турында сөйләде.
Очрашуда Торак- коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм фонды генераль директоры Константин Цицин, юридик фәннәр докторы - отставкадагы Россия Югары Арбитраж суды рәисе урынбасары Василий Витрянский, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз