Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минтимер Шәймиев Сергей Кириенконың киңәшчесе итеп билгеләнде
Россия Президенты Хакимияте башлыгының беренче урынбасары җәмәгать башлангычында эшләүче 11 киңәшче билгеләде.
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Хакимияте башлыгының беренче урынбасары Сергей Кириенко җәмәгать башлангычында эшләүче 11 киңәшче билгеләде. Аларның берсе – Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев. Бу хакта Znak.сom басмасы үзендә булган карар күчерелмәсенә сылтама белән хәбәр итә.
Шулай ук Президент Хакимияте башлыгының беренче урынбасарлары булып, Гражданнар җәмгыяте үсеше фонды башлыгы Константин Костин, Гомумроссия халык фронты үзәк башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Анисимов, ТАСС генераль директоры Сергей Михайлов, Россия сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин, “КРОС” («Җәмәгатьчелек элемтәләрен үстерү компаниясе») оешмасы директорлар советы рәисе Сергей Зверев, ВТБ вице-президенты Михаил Кузовлев, БДТРК генераль директоры урынбасары Дмитрий Медников, «Җәмәгать фикере» фонды башлыгы Александр Ослон, «Михайлов һәм партнерлары» директорлар советы рәисе Игорь Симонов һәм ВЦИОМ генераль директоры Валерий Федоров билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз