Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минтимер Шәймиев: “Сайлаучылар республиканың социаль-икътисади уңышлары турында хәбәрдәр булырга тиеш”
Минтимер Шәймиев: “Сайлаучылар республиканың социаль-икътисади уңышлары турында хәбәрдәр булырга тиеш”
(Чаллы, 31 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Бүген ТР Президенты, “Бердәм Россия” партиясе югары советы рәистәше Минтимер Шәймиев республиканың Чаллы шәһәренә эшлекле сәфәре кысаларында Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда шәһәрнең, шулай ук күрше Тукай, Менделеевски, Минзәлә районнары активы белән очрашты.
Чаллы Татарстанның иң зур шәһәрләреннән берсе. Биредә республика икътисадының нигезен тәшкил итүче мөһим сәнәгать объектлары урнашкан. Булачак сайлауларда да Чаллы халкының активлыгы зур роль уйнаячак. Минтимер Шәймиев чаллыларның сайлауларга әзерлек барышы белән кызыксынды. “2 декабрьдә РФ Дәүләт Думасына үтәчәк сайлаулар гадәти сайлаулар гына түгел. Аның нәтиҗәләре киләсе елга Россия президенты сайлауларына да тәэсир итәчәк, илебезнең алга таба да үсеш юлын билгеләячәк, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев үз чыгышында. – Президент Владимир Путин алып барган акыллы сәясәт илгә кризис чорыннан чыгарга ярдәм итте. Безнең алда хәзер ирешелгән икътисади тотрыклылыкны саклау һәм Россия дәүләтенең дөньядагы дәрәҗәсен ныгыту бурычы тора. Сәяси ыгы-зыгыга вакытыбыз юк безнең”, - диде Минтимер Шәймиев.
ТР Президенты республиканың сайлауларга икътисади уңышлар белән якынлашуын әйтте. “Татарстан сәнәгать продукциясе күләме буенча 2007 елны югары күрсәткечләр белән тәмамлаячак”, - диде Минтимер Шәймиев. Президент биредә Чаллы халкы керткән өлеш зур булуны ассызыклады. “КАМАЗ” предприятиесен сафка бастырган елларны яхшы хәтерлим. Ә бүген исә, “КАМАЗ”ны Россиядә генә түгел бөтен дөньяда яхшы беләләр. Завод чыгарган йөк автомобильләре һәр дүртенчесе чит илләргә сатыла. Чит ил компанияләре белән уртак производстволар ачып, предприятие автомобильләрнең техник үзлекләрен камилләштерүдән туктамый, Ауропа стандартларына туры килерлек Евро-3 һәм Евро-4 двигательләрен ясап файдалана башлады”, - диде Президент. Аның сүзләренә караганда, Татарстан 2010 елга автомобильләр җитештерү үзәге булачак. “Без буш сүзләр сөйләп, озак планнар корып вакыт үткәреп йөрмибез. Башка төбәкләрдән аермалы буларак, Татарстан тыныч кына яңа производстволар үзләштерә. Чаллы Татарстанны КамАЗлар белән танытса, “Алабуга” махсус икътисади зонасы төрле маркадагы җиңел автомобильләр һәм аларга запас частьләр җитештереп җирле икътисадны ныгытачак. 2010 елга “КАМАЗ”да 70 мең йөк машинасы, “Алабуга” махсус икътисади зонасында 200 меңгә якын җиңел автомобиль чыгарылачак. Яңа производстволар ачу Кама аръягы районнарында эшсезлек мәсьәләсен хәл итәргә булыша”, - диде Минтимер Шәймиев. Президент Чаллы күршесендәге Тукай, Минзәлә районнарынында социаль-икътисади үсешенә зур бәя бирде. Илкүләм проектларны тормышка ашыру барышында мәгариф, сәламәтлек саклау, торак төзелеше һәм авыл хуҗалыгы тармагындагы уңышлары турында сөйләде.
Сайлаулар темасына әйләнеп кайтып, Минтимер Шәймиев республиканың икътисади уңышлары турында сайлаучылар белән очрашканда сөйләргә һәм аңлатырга киңәш итте. “Без Татарстанда проблемалар юк дип белдермибез. Көн үзәк чишеләсе мәсьәләләр кала бирә. Әмма аларны чишү юлларын да тәкъдим итә алабыз. Халык сәяси тормышка битараф калмаска тиеш. Чөнки ул балаларның киләчәк тормышын хәл итәчәк”, - диде Минтимер Шәймиев. ТР Президенты залда утырган район вәкилләренең күп санлы сорауларына да җавап бирде.
Бүгенге җыелышта ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, , ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, ТР Дәүләт Советы секретаре Валентина Липужина, ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин һбм башка рәсми затлар да катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз