news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Минтимер Шәймиев Россиянең иң яхшы лоббистлары арасына керде
Ул “Лоббистлар – төбәк лидерлары” номинациясендә нәтиҗәлелеге иң югары лоббистлар исемлегендә икенче урынны били
Скопировать ссылку
(Казан, 26 гыйнвар, “Татар–информ”). Икътисади яңалыклар агентлыгы коммерция һәм дәүләт структуралары вәкилләре, депутатларның билгеле бер структуралар, тармаклар, төбәкләр яки җәмгыять катлауларының мәнфәгатьләрен чагылдыручы проектлар булдыруга юнәлдерелгән эше ни дәрәҗә нәтиҗәле булуын тикшерүне дәвам итә.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россиянең иң яхшы лоббистлары арасына керде. Ул узган елның декабрь ае нәтиҗәләре буенча “Лоббистлар – төбәк лидерлары” номинациясендә нәтиҗәлелеге иң югары лоббистлар исемлегендә икенче урынны били. Мәсәкү мэры Юрий Лужков – беренче урында. Санкт–Петербург губернаторы Валентина Матвиенко һәм Кемерово өлкәсе башлыгы Аман Тулеев өченче урынны бүлешә. Бу хакта “Независимая газета” яза.
“Лоббистлар – югары вазифа биләүчеләр” номинациясендә РФ Хөкүмәте Аппараты башлыгы Сергей Собянин – беренче, РФ Премьер–министрының беренче урынбасары Игорь Шувалов – икенче, РФ Президенты Администрациясе башлыгы Сергей Нарышкин өченче урында.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot