Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минтимер Шәймиев: “Россиядә конструктив оппозиция булырга тиеш”
ТР Президенты фикеренчә, Д.Медведевның төп көндәшләренең сайлау кампанияләре фәкать популизмда корылган иде
(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Тимур Шәйдуллин). Илдә конструктив оппозиция зарурлыгы турында белдерде бүген ТР Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә узган матбугат конференциясендә.
“Жириновский нәрсә турында сөйли? Әлегәчә аның өчен тавыш биргән кешеләргә гаҗәпләнәм, - дип аптырый республика башлыгы. – Ул бернинди бурычларны күздә тотмаган үтә җавапсыз белдерүләр ясады бит”. Республика Илбашы Геннадий Зюганов тарафыннан уздырылган сайлау кампаниясе уңаеннан да тискәре карашта торуын белдерде һәм аны “тулаем популизмда корылган”, дип атады. “Ул тәкъдим иткән әйберләр һич реаль түгел”, - дип саный ТР Президенты.
Республика башлыгы фикеренчә, илдә “Бердәм Россия” фонында эшләячәк конструктив оппозиция булырга тиеш. “Бер-ике партиянең сайлауларда җиңгән очракта тәкъдим итәрлек программасы булырга тиеш. Бу сәясәтчеләрнең һәм бөтен җәмгыятьнең фикерләрен савыктыру өчен хезмәт итәчәк”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев.
Президент фикеренчә, мондый көчләр булырга тиеш. Ул партияләр арасында көндәшлек аеруча кискен булган АКШны мисалга китерде. “Анда кандидатлар теленә ни килә шуны сөйли алмый. Бездә дә халык нәрсәнең нәрсә булуына төшенә башлады инде. Өстәвенә, яшьләр бик активлашты. Моны да исәпкә алырга кирәк”, - диде Татарстан җитәкчесе.
“Бердәм Россия” үткәргән сәясәттә шуңа бәйле рәвештә булган үзгәрешләр уңаеннан аның лидерларының берсе болай диде: “Нәрсәнедер тамырдан үзгәртү зарурлыгы юк. Программаны, сайлаучылар белән эшләү алымын оппозиция үзе җиңәрлек идеяләр тәкъдим иткәндә генә үзгәртеп булыр иде”.
Республика башлыгы шулай ук Россия Хөкүмәте башлыгы вазифасын Владимир Путин биләгән очракта, Президент һәм Премьер-министр арасында вәкаләтләрне яңача бүлү ихтималы турындагы сорауга җавап бирде. Минтимер Шәймиев фикеренчә, бу сәбәп аркасында РФ Конституциясендә бернинди үзгәрешләр булмаска тиеш.
“Владимир Путинның көче шушы адымга тәвәккәлләвендә һәм безнең барыбызга сабак бирүендә. Ул илнең киләчәге турында уйлап, сәяси ихтыярын күрсәтте. Премьер-министр постында да аның эшләре уңар дип уйлыйм. Өстәвенә, бу карарны ул үзе, бернинди басымсыз кабул итте”, - дип йомгаклады республика башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз