news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев: Россиядә көчсез булырга ярамый

Россия Геройлары көне бәйрәменә республиканың данлы ул-кызлары чакырулы иде.

Минтимер Шәймиев: Россиядә көчсез булырга ярамый
Ильнар Тухбатов

(Казан, 11 декабрь, "Татар-информ", Анна Тарлецкая). Россиядә берәүгә дә көчсез булырга ярамый, диде ун ел элек барлыкка килгән Россия Геройлары көне бәйрәмендә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев.

Бүген Казан ратушасында геройларны хөрмәтләү чарасы узды. Анда Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннары, Хезмәткә Дан ордены тулы кавалерлары, үлгәннән соң Герой исеме бирелүчеләрнең туганнары чакырулы иде.

Бәйрәм Җиңү паркында мәңгелек утка чәчәкләр салу белән башланды һәм ратушада дәвам итте.

Тантаналы чараны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты. Залдагыларга мөрәҗәгать итеп ул, бүгенге көндә Татарстанда 36 Ватан Герое яшәвен билгеләп үтте.

Әлеге бәйрәм ун ел элек 9 декабрьдә барлыкка килгән һәм бу көн 1769 елда Екатерина II тарафыннан иң зур хәрби бүләк – Изге Георгий ордены булдырылу белән истәлекле. Республика тарихында беренче тапкыр әлеге бүләккә “Дәүләт һәм халык алдындагы хезмәтләре өчен” апрель аенда Минтимер Шәймиев лаек булды.

“Һәр заманның үз геройлары бар. Россия тарихында батырлык өчен һәрвакыт урын бар. Безнең илнең куәте зур, безнең суверенитетка кул күтәрүчеләр табылып тора. Шунлыктан, безгә аны сакларга һәм аның белән горурланырга кирәк. Бу – беренчел бурыч”, – диде Минтимер Шәймиев.

“Яшь армия” курсантлары геройларны котлап, чәчәкләр тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100