news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиев Россия төбәкләрендә иң көчле җитәкчеләрнең берсе булды – Дмитрий Медведев

"Ул ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәндә, һәрчак мөһим әйберләрне күрсәтә белде", – ди Россия Хөкүмәте рәисе Татарстанның беренче Президенты турында.

(Казан, 23 гыйнвар, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Минтимер Шәймиев 1990 елларда Россия төбәкләре арасында иң көчле җитәкчеләрнең берсе булды. Илдә иң катлаулы чорларда ул Татарстан үсеше өчен мөмкин кадәр күбрәк файда китерергә тырышкан җитәкче. Һәм бу эше аның уңышлы башкарылды". Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев хакында шундый фикерләр әйтте. Бу сүзләрне ул бүген "Россия 1" телеканалында күрсәтелгән "Шаймиев. В поисках Тартарии" документаль фильмында яңгыратты. Әлеге фильм Минтимер Шәймиевнең 80 яшьлеге уңаеннан журналист Сергей Брилев тарафыннан төшерелгән иде.

"Ул Хөкүмәткә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәндә, һәрчак мөһим әйберләрне күрсәтә белде", – дип тә искәртте Дмитрий Медведев хәзерге вакытта Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе вазифасын башкаручы Минтимер Шәймиев хакында.

news_right_1
news_right_2
news_bot