news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиев Россия Президентына кандидат Владимир Путинның ышанычлы затлары белән очрашуында катнашты

Анда РФ Президентына кандидат Владимир Путинның ышанычлы затлары булырга тиешле Татарстанның өч вәкиле катнашты

 (Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Мәскәүдә Россия Президентына кандидат Владимир Путинның ышанычлы затлары белән очрашуында катнашты. Очрашуда кичә РФ Үзәк сайлау комиссиясе раслаган 500гә якын кеше катнашты.
Очрашуда Владимир Путинның ышанычлы затлары булган Татарстан Республикасыннан өч вәкил: Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, “ТР Аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Миләүшә Заһидуллина һәм Чаллы укытучысы Лилия Фәттахова катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot