news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев Россия мәгариф министры Ольга Васильева белән очрашты

Очрашуда татар телен һәм өстәмә белем бирү проблемаларын эзлекле рәвештә хәл итүгә аерым игътибар бирелде.

Минтимер Шәймиев Россия мәгариф министры Ольга Васильева белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 24 май, “Татар-информ”). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе мәгариф министры Ольга Васильева белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ольга Васильева бүген Казанга “Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)” VII Илкүләм чемпионатының ябылу тантанасында катнашу өчен килде. Иртән Казан Кремлендә Россия Федерациясе мәгариф министры Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.

Ольга Васильева шулай ук “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәген карады, Иннополис университетында булды, Зөя утрау-шәһәрчеге өстеннән очып узды һәм Бондаренко урамындагы беренче күптелле белем бирү комплекслары төзелеш мәйданчыгында булды.

Очрашу башында Минтимер Шәймиев кунакка тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча “Яңарыш” республика фондының эшчәнлеге турында экспозиция тәкъдим итте, “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге” проекты һәм яңадан торгызуның башка объектлары турында сөйләде.

Әңгәмә барышында Минтимер Шәймиев һәм Ольга Васильева Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм “Яңарыш” Республика фонды проектын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашуда татар телен һәм өстәмә белем бирү проблемаларын эзлекле рәвештә хәл итүгә аерым игътибар бирелде.

Очрашуда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Яңарыш” Республика Фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100