news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минтимер Шәймиев Россия Герое белән очрашты
Республика башлыгы Ильяс Дәүдине югары бүләккә лаек булуы белән тәбрик итте
Скопировать ссылку
(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Россия Герое Ильяс Дәүди белән очрашты. Аңа Россия Федерациясе Президентының 2009 елның 27 декабрендә дөнья күргән 1497 нче санлы Указы нигезендә, Әфганстан Республикасында хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен Россия Федерациясе Герое исеме бирелде. 2010 елның 18 февралендә Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев Мәскәү Кремленең Георгий залында аңа “Алтын Йолдыз” медален тапшырды.
Минтимер Шәймиев Ильяс Дәүдине әлеге югары дәүләт бүләгенә лаек булуы белән котлады, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
“Без сезнең белән горурланабыз, сез – халкыбызның лаеклы улы. Сезнең сугышчан батырлыгыгыз һәм бүгенге көндәге уңышлы эшчәнлегегез иң зур хөрмәткә лаек”, - дип ассызыклады республика башлыгы.
Дәүди (2002 елга кадәр – Сафин) Ильяс Дилшат улы 1967 елның 29 гыйнварында Азнакайда туа. 1984 елда Азнакайда урта мәктәпне тәмамлый, шул ук елны И.М.Губкин исемендәге Мәскәү нефть һәм газ институтының икътисад факультетына укырга керә.
1985 елда беренче курста укыганда үз теләге белән армиягә китә, 1985 елның августыннан 1986 елның октябренә кадәр Әфганстан Республикасында взвод командиры урынбасары вазифасында хәрби бурычын үти. 11 сугышчан операциядә актив катнаша.
1986 елның 23 августында Герат торак пункты янында фетнәчеләр белән сугышчан бәрелештә, зур батырлык күрсәтеп һәм тормышын куркыныч астына куеп, дошманның бер ут ноктасына якыная һәм аны мылтыктан атып юк итә. Чиратагы пулемет ноктасын юк иткәндә авыр яралана. Взвод белән төптән уйлап җитәкчелек итү нәтиҗәсендә ул үз ротасындагы хәрби чыныгу үтмәгән солдатларның гомерен саклап кала һәм сугышчан бурычның үтәлүенә ярдәм итә.
1987 елда дәвалау һәм тернәкләндерү курсы узганнан соң савыгып аягына баса, 1991 елда И.М.Губкин исемендәге Мәскәү нефть һәм газ институтын “газ сәнәгате икътисадчысы” белгечлеге буенча кызыл дипломга тәмамлый. Ильяс Дәүди Россиядә әфганчыларның ветераннар оешмаларын төзүдә башлап йөри. 1997 елда 82 инвалидка протез куйдыруда акчалата ярдәм итәтә, 1995-1998 елларда уллары Әфганстанда һәлак булган 36 анага һәм гаиләгә матди булышлык күрсәтә.
1996 елда җәмәгать туклануы өлкәсендә холдинг оештыру белән актив шөгыльләнә башлый. Иҗтимагый эшчәнлек белән актив шөгыльләнә, Мәскәүнең хәрби хезмәт инвалидларын социаль яклау фонды башкаручы директоры.
Бокс буенча спорт мастерлыгына кандидат, бокс буенча республика һәм Бөтенроссия турнирларында күп мәртәбә җиңү яулый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2