Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Минтимер Шәймиев: “Россия чит ил инвестицияләре өчен торган саен җәлеп итүчәнгә әверелә бара”
^Минтимер Шәймиев: “Россия чит ил инвестицияләре өчен торган саен җәлеп итүчәнгә әверелә бара”
(Казан, 16 март, «Татар-информ» өчен Юлия Васильева). “Татарстан форумның дебютанты булуга карамастан, "MIPIM-2006" Халыкара коммерцияле күчемсез милек күргәзмә-ярминкәсендә иң активлардан булды”, - дип хәбәр итте ТР Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Каннага (Франция) рәсми сәфәренә нәтиҗәләр чыгарып.
Татарстан күргәзмәдә Россия экспозициясе составында катнашты. ТР Президенты кичә сәфәр тәмамлануга самолет бортында биргән әңгәмәсендә РФ Икътисади үсеш һәм сәүдә министрлыгы инициативасы белән Россиянең дистәләрчә төбәге үз проектларын Каннада узган күргәзмәдә тәкъдим итә алды, дип ассызыклады. Бу бүген төбәкләрдә инвестицион проектлар эшләү белән кызыксынган һәм инвесторлар белән җитди эшләргә теләгән командалар барлыкка килү турында сөйли. Республика башлыгы мисал итеп югары дәрәҗәдә Сочи шәһәре һәм туризм һәм ял өлкәсе үсеше комплекслы программасын тәкъдим иткән Краснодар краен китерде.
Минтимер Шәймиев Каннада 50 эре инвестиция проекты тәкъдим иткән һәм Россия төбәкләре арасында лидерлар рәтенә чыккан Татарстан экспозициясенә булган зур кызыксынуны билгеләп узды. ТР Президенты күргәзмә барышында киләсе елга Россия Федерациясе берләштерелгән күргәзмәсендә Татарстанга әйдәп баручы роль биреләчәге турында килешүгә ирешелгән. Әлеге тәкъдим күргәзмәне оештыручы РФ Икътисади үсеш һәм сәүдә министры Герман Греф тарафыннан да хупланган. Республика башлыгы сүзләренә караганда, киләсе елга Россия экспозициясендә Казан стенды төп булачак.
ТР Президенты Каннада узган халыкара күчемсез милек күргәзмәсе төзелеш эшләрен оештыруга керешә алачак инвесторларны җәлеп итәргә чын мөмкинлекләр бирә, дип саный. Ул Татарстанның күчемсез милек өлкәсенә инвесторлар җәлеп итәр өчен бөтен мөмкинлекләре бар дип ышана. Аерым алганда, "MIPIM-2006" күргәзмәсендә Казан төзелеше проектлары турында фикер алышынган. Өстәвенә, бай тарихы булган Татарстан башкаласы туризм үсеше өлкәсендә күп нәрсә эшли алыр иде, дип билгеләп узды ТР Президенты. “Мин киләсе елда без шәһәрнең үзәгендә, шулай ук торак массивларында комплекслар төзүгә кагылышлы берничә проект әзерләячәкбез дип уйлыйм”, - диде Минтимер Шәймиев. Республика шәһәрләре, бистәләре, ландшафт территорияләре төзелеше проектларына зур потенциал салынган, дип билгеләп узды ул. Каннада Татарстан делегациясе игътибарын Лондон үсеше проектларын тәкъдир итү җәлеп иткән. “Дөньяның эре башкалалары инде бүген үк үзләренең киләчәктә ничек үсешен күрергә тели, Лондон, Париж, гарәп дәүләтләре башкалаларында перспективалы үсеш проектлары 20 елга алдан эшләп куела”, - дип билгеләп узды ТР Президенты. Инде хәзер үк эре мегаполислар үз проектларын тәкъдим итәләр һәм инвесторларны җәлеп итә башлыйлар.
Минтимер Шәймиев фикеренчә, Каннага сәфәрнең иң мөһим нәтиҗәләрнең берсе эре “София-Антиполис” фәнни-технологик паркы белән танышу булды. Татарстан лидерын әлеге инновация үзәгенең зурлыгы таң калдырган: бүген француз технопаркында 27 мең кеше эшли. Татарстан Россия Федерациясендә инновация проектлары буенча иң яхшылардан санала, әмма бу технопарклар һәм бизнес-инкубаторлар төзүдә бары беренче адымнар гына, диде ТР Президенты. Республика башлыгы француз технопаркы белән танышу вакытында “София-Антиполис” тикшеренү үзәкләрендә Татарстанның яшь белгечләрен укыту турында килешүгә ирешелгән. “Без хезмәттәшлек турында килештек һәм ике як та аның белән кызыксына”, - диде ул.
Минтимер Шәймиев аеруча “дөньяда лаеклы тәкъдим ителү өчен тиешле дәрәҗәдә үсәргә: хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртырга, төзелеш алып барырга, инфраструктураны киңәйтергә кирәк”, дип билгеләп узды. Төзелешне, архитектураны күз алдында тотканда уйлап җиткерелмәгән карарлардан китәргә кирәк, дип уйлый республика башлыгы. Шуңа күрә халыкара форумнарда актив катнашырга кирәк. “Дөнья процессларыннан артта калмау өчен Татарстанга җәлеп итә торган инвестиция проектлары төзергә һәм аларны дәрәҗәле халыкара күргәзмәләрдә лаеклы тәкъдим итәргә кирәк. Бу безнең республиканы киләчәктә үсеше өчен кирәк”, - дип ассызыклады ТР Президенты.
Ул бүген Россиядә инвестицияләр җәлеп итәр өчен барлык шартлар да бар – ул сәяси тотрыклылык, дип ассызыклады. Минтимер Шәймиев шулай ук Россиядә уңай инвестиция климаты булдыру өчен чит ил инвесторлары озак елларга сузылачак арендага җир ала алсын өчен, законнар җыелмасында эшләп бетерергә мохтаҗ булган кайбер төгәлсезлекләрне юк итәргә кирәк, дип билгеләп узды. ТР Президенты сүзләренә караганда, Россия һәм аның төбәкләре тарафыннан тәкъдим ителгән экспозиция белән танышканда, чит ил инвесторларның күп сораулары салым йөкләмәләренә кагылган. “Россиядә салымнар йөкләмәсе башка күп илләр белән чагыштырганда артыграк түгел”,- дип ассызыклады Татарстан лидеры. Тагын бер мөһим аспект – бу милек мәсьәләләре: чит ил инвесторлары башка илдә аларның хокуклары дәүләт тарафыннан якланачагын белергә тиеш, дип билгеләп узды Минтимер Шәймиев. Әлеге этапта иң мөһиме – булган проблемаларны ачыклау, аларны вакытында чишү, диде ул.
“Стратегик үсештә хаталар ясамас өчен эре проектлар белән халыкара дәрәҗәгә чыгарга кирәк”, - дип уйлый Татарстан Президенты. Аның фикеренчә, бу җыелган дөнья тәҗрибәсен тулы көченә кулланырга мөмкинлек бирәчәк. “Мондый күргәзмәләрдә булу безне бөтенләй яңа дәрәҗәгә чыгара. Минем фикеремчә, Россия чит ил инвесторлары өчен тагын да җәлеп итүчәнгә әверелә”, - дип нәтиҗә ясады Минтимер Шәймиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз