news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев Россия Банкы рәисе урынбасары белән очрашты

Очрашу барышында Татарстанда банк системасын алга таба үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышынды

(Казан, 4 декабрь, “Татар–информ”). Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Россия Банкы рәисенең беренче урынбасары Геннадий Меликьян белән очрашты.
Очрашу барышында Татарстанда банк системасын алга таба үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышынды.
Очрашуда Россия Төбәк банклары ассоциациясе президенты Анатолий Аксаков, ТР Милли банкы рәисе Евгений Богачев, ТР Президенты каршындагы икътисади мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Евгений Гришин катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100