Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минтимер Шәймиев: Һәркем үз чемоданын тиешенчә күтәреп барырга тиеш
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Хөкүмәт органнары вәкилләренең дәрәҗәсен арттырырга өндәде.
(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Премьер-министрны сайлау ул - Республика тормышында этаплы вакыйга”, - диде бүген парламент утырышында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев.
“Татарстан Конституциясенең 99нчы матдәсе нигезендә, Татарстан Хөкүмәте һәм Министрлар Кабинеты башкарма хакимият булып тора. Ул Премьер-министрдан, аның урынбасарыннан һәм башка төрле башкарма органнардан гыйбарәт. Республика зур, гади түгел. Икътисади төзелеше, милли төзелеше ягыннан да үзенчәлекле. Беренче адымнарыгыздан ук бу Хөкүмәт үз әгъзаларының дәрәҗәсен күтәрергә тиеш. Бу - бик мөһим. Һәркем үз чемоданын тиешенчә күтәреп барырга тиеш”, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз