news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиев РФ Президенты каршындагы Президиум Советы утырышында катнаша

Минтимер Шәймиев РФ Президенты каршындагы Президиум Советы утырышында катнаша

(Мәскәү, 24 ноябрь, «Татар-информ», Рафис Измайлов). Россия Федерациясе Хөкүмәте Йортында РФ Президенты каршындагы өстенлекле милли проектларны һәм демография сәясәтен тормышка ашыру буенча Президиум Советы утырышы уза. Утырышны РФ Хөкүмәте башлыгы рәисе беренче урынбасары Дмитрий Медведев алып бара.

Президиум утырышында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә катнаша.

Көн тәртибенә күп мәсьәләләр куелган. Биредә катнашучылар төзелеш материаллары сәнәгатен үстерү, сәламәтлек саклау өлкәсендәге сынау проектларын тормышка ашыру буенча төп чаралар һәм программалар (Россия Федерациясе субъектларын – программада катнашучыларны сайлап алу), шулай ук ит терлекчелеген үстерү, шул исәптән лизинг буенча техника, терлекчелек өчен җиһазлар җибәрү мәсьәләләре турында фикер алышачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot