Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минтимер Шәймиев РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирде
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Татарстанның Лаеш районы Матюшино поселогы сайлау участогында тавыш бирде.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты. Ул Татарстанның Лаеш районы Матюшино поселогы сайлау участогында тавыш бирде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Соңгы елларда сайлаулар бик оешкан рәвештә уза, шуңа күрә, иң мөһиме — халык ышаныч күрсәткән депутатлар үзләренең халык алдындагы вәгъдәләрен йөзләренә кызыллык килмәслек итеп үтәргә, матур итеп эшләргә тиешләр. Чөнки депутатлар халык исеменнән хакимияткә киләләр, шуңа күрә үз вәгъдәләрен онытмасыннар. Сайлауларыбызга халык киләчәктә дә тулысынча ышаныч белдерсен өчен бу бик мөһим. Халык алдында ышанычны акларга кирәк», — дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз