news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев республика хатын-кызларын 8 март бәйрәме белән котлады

ТР Президенты: “Безнең хатын-кызларыбызның җәмгыятьтәге абруе һәрвакыт югары булган. Тарих шуны дәлилли”

(Казан, 8 март, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан гүзәл затларга мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Кадерле хатын-кызлар!

Сезне язның иң беренче, иң күңелле бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне – 8 март белән ихлас күңелемнән тәбрик итәм!

Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Бүген безнең илдә, күптәннән килгән традиция буенча, мәхәббәт, игелек, аналарга һәм хатын-кызларга карата тирән ихтирам хисләре тантана итә. Милләтенә, диненә, яшенә, социаль хәленә карамастан, без барча гүзәл затларыбызга дан җырлыйбыз һәм кадер-хөрмәт күрсәтәбез. Сезнең җир йөзендәге бөек вазыйфагызны Аллаһ Тәгалә үзе билгеләгән – бала тудыру, кешелекнең яшәешен дәвам итү, гүзәллек, гармония һәм камиллек идеалларына хезмәт итү.

Шагыйрьләр, рәссамнар, философлар хатын-кызга карата мәхәббәт һәм рәхмәт хисләрен белдерү өчен иң назлы сүзләр, иң җете төсләр тапканнар, иң акыллы фикерләр әйткәннәр. Хатын-кыз образларында иҗатка илһамландыручы гүзәл алиһәләрне гәүдәләндергәннәр, тылсымлы планеталарга һәм күңелне җилкендереп янучы йолдызларга алар исемен биргәннәр. Бүген, егерме беренче гасырда - космик тизлекләр чорында да без, нәкъ элеккечә, сезгә ихластан сокланып, дулкынланып карыйбыз.

Без һәммәбез “әни” дигән изге сүзне ихтирам белән телгә алабыз. Ана сөте белән кергән әхлакый кыйммәтләрне, ана теле белән кергән тиңсез рухи хәзинәне без гомер буе күңелебездә саклап, балаларыбызга, оныкларыбызга бүләк итеп тапшырабыз. Кадерле хатын-кызларыбыз, безне - дус халык, күпмилләтле бердәм ил иткән буыннар дәвамчылыгы нәкъ менә сезнең тырышлык белән гамәлгә аша.

Тәрбияләү-өйрәтү сәләте хатын-кызның табигатенә үк салынган. Ул безне көндәлек хезмәткә һәм Ватан өчен тиңдәшсез батырлыклар эшләргә рухландыра. Россия укытучыларының күпчелеге хатын-кызлар булуы да очраклы хәл түгел. Бу уңайдан, Укытучылар елында сезгә - балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, техникумнарда, югары уку йортларында бик мөһим дәүләти вазыйфа үтәүче сизгер күңелле, түземле хатын-кызларыбызга олы рәхмәт сүзләрен аерым җиткерәсем килә. Илебезнең киләчәге - сезнең нәфис, әмма ышанычлы кулларыгызда һәм шуңа күрә ул матур һәм өметле.

Ир-егетләр белән беррәттән Бөек Ватан сугышының бар фаҗигасен үз җилкәләрендә татыган, дошман җимергән илне күтәргән, сугыш сүндергән гаилә учакларын тергезгән, коточкыч авыр шартларда балалар табып, аларны тәрбияләп үстергән хатын-кызлар – сугыш буыны вәкилләре ихтирамның, игътибарның иң олысына лаек дип саныйм. Кешелек тарихында сезнең батырлыкка тиңнәр юк. Йөрәгебезнең түреннән чыккан чиксез рәхмәт хисләребезне кабул итегез, мөхтәрәм ветераннарыбыз!

Бөтен Россиядә олылап үткәреләчәк зур бәйрәм - Бөек Җиңүнең 65 еллыгы алдыннан сезнең батырлыкның әһәмияте тагын да арта. Кызганычка каршы, вакыт агышын туктатып булмый, бу дәһшәтле елларның кыю кызлары арабыздан китә баралар. Бүген яныбызда яшәүче исән-имин ветеран хатын-кызларыбызның – фронт һәм тыл батырларының - берсе дә игътибардан читтә калмаска тиеш. Аларның һәркайсы турында кайгырту, ярдәм итү - изге бурычыбыз. Сезнең барыгызны да 8 Март бәйрәме белән чын күңелән котлыйм һәм бүгенгедәй ямьле бәйрәмнәрегезнең күбрәк булуын телим. Илебез һәм халкыбыз өчен куйган хезмәтегез, хәзерге игелекле гамәлләрегез өчен сезнең алда түбәнчелек бел. Бу бүген дә шулай: гүзәл затларыбыз һәр өлкәдә беренче булырга омтыла. Без хатын-кызларыбызның спорттагы олы казанышларына, мәдәнияттә, фәндә, эшкуарлыкта яуланган зур уңышларына сокланып карыйбыз. Татарстан хатын-кызлары социаль һәм сәяси тормыштан читтә калмый, җирле үзидарә, төрле комитетлар һәм оешмаларда нәтиҗәле эшлиләр. Илебезнең җаваплы гражданнары буларак, сез җирле үзидарә органнарына сайлауларда да актив катнашырсыз дип ышанам.

Гасырлар буена хатын-кызның гүзәл һәм серле образы меңәрләгән иҗади чагылыш тапкан. Ләкин барыбер нидер әйтелми, нидер сурәтләнми калган кебек тоела. Бу мәңге шулай булачак, чөнки сезнең гүзәллекнең һәм камиллекнең чиге юк.

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, тормышыгыз шатлык белән тулсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен!

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100