news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев республика халкын Татарстан Конституциясе көне белән котлады

ТР Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Конституциясенең 17 еллыгы уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте

Хөрмәтле ватандашлар!
Бүген безнең республика Төп Закон кабул ителүнең унҗиде еллыгын билгеләп үтә.
Татарстан Конституциясе иң кыен имтиханны – вакыт сынавын лаеклы уза. Ил һәм дөнья күләмендәге глобаль үзгәрешләр, шулай ук тарихи традицияләр аркасында заман таләбенә җавап бирүче хокук өстенлеген һәм аның нормаларын урнаштыру җиңел генә бармый. Җәмгыятебезнең гражданлык ягыннан ныгу процессының ни дәрәҗәдә каршылыклы булуын без барыбыз да күреп торабыз. Әлеге шартларда Татарстан Конституциясенең турыдан-туры эш итү документы һәм җәмгыятьтәге тотрыклыкның һәм бердәмлекнең мөһим факторы дип саналуы закончалыклы хәл.
Республикабызның федератив мөнәсәбәтләр системасындагы югары статусы Татарстанның төп законы белән беркетелгән. Бу икътисади, фәнни-техник һәм рухи-мәдәни үсешебездәге уңышлар өчен мөһим алшарт булды. Кризис күренешләренә һәм аңа бәйле чыгымнарга карамастан, без мөһим социаль программаларны һәм Россия күләмендә иң зур инвестиция проектларын тормышка ашыруны дәвам итәбез. Алар безнең киләчәк үсешебез өчен яңа офыклар ача.
Халыкара элемтәләр урнаштыру мөмкинлеге, эшлекле һәм мәдәни багланышлар республикабызга күпьяклы хезмәттәшлек алып барырга ярдәм итә.
Татарстан - Россия Федерациясе үсешенең хәлиткеч үзәкләренең берсе, без бу статусны эзлекле рәвештә ныгыта барабыз.
Республикабыз башкаласында КДУ базасында Идел буе федераль университеты оештырылу һәм КДТУ(КАИ)ның илкүләм тикшеренү университетына әйләнүе, мәгариф системасын үзгәртүнең дәүләт программасы эшләнү Татарстанның җәлеп итүчәнлеккә һәм көндәшлеккә сәләтле республика булуын дәлли.
Республикада физкультура һәм спорт үсеше өчен яхшы шартлар тудырыла. Бу исә халыкны сәламәтләндерү һәм социаль оптимизм өчен киң мөмкинлекләр ача.
Күренекле спортчыларыбызның Олимпиада һәм башка халыкара ярышларда җиңүләре, 2013 елгы Универсиадага актив әзерлек, Россия Федерациясе Президенты Д.А. Медведев һәм халыкара спорт җәмәгатьчелеге катнашында узган “Россия – спорт державасы” бөтенроссия форумы Казанны танылган спорт үзәге итеп күрсәтә, үз көчебезгә ышанычны ныгыта.
Республикабызның төп максаты - милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгыту, бу исә тотрыклылыкның һәм иҗтимагый бердәмлекнең нигезе булып тора. Татарстанның бу өлкәдәге тәҗрибәсенә ихтыяҗ гаять зур, безнең тәҗрибә күп илләр тарафыннан анализлана, халыкара казанышка әверелеп бара.
Кадерле дуслар!
Татарстанның иң мөһим федераль һәм республика хокукый документларында расланган статусы, ышанычлы социаль-икътисади һәм мәдәни үсеше, гражданлык татулыгы һәм ватанпәрвәрлеге – болар барысы да республикабызда демократик социаль дәүләтнең конституциячел принципларының алга таба да эзлекле һәм тайпылышсыз рәвештә гамәлгә ашырылачагын гарантияли.
Республиканың Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән, шәхсән үз исемемнән сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Сезгә бәхет, тынычлык, игелек һәм иминлек телим!

Татарстан Республикасы
Президенты М.Ш.Шәймиев

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100