news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев Рамазан Абдулатипов белән очрашты

Татарстан Дәүләт киңәшчесе кунакны «Яңарыш» Фонды ярдәме белән тормышка ашырылучы тарихи-мәдәни мирасны саклау проектлары белән таныштырды.

Минтимер Шәймиев Рамазан Абдулатипов белән очрашты
prav.tatarstan.ru

(Казан, 22 апрель, "Татар-инфо). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Дәүләт киңәшчесе, «Яңарыш» Республика Фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Дагыстан Республикасы башлыгы Рамазан Абдулатипов белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рамазан Абдулатипов Казанга Татарстан халыкларының III съездында катнашу өчен килгән.

Минтимер Шәймиев кунакны «Яңарыш» Фонды ярдәме белән тормышка ашырылучы тарихи-мәдәни мирасны саклау проектлары белән таныштырды. Ул Фондның җиде еллык эшчәнлеге, Болгар ислам академиясе төзелеше һәм Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру проектлары турында сөйләде.

Рамазан Абдулатипов тарихи-мәдәни ядкәрләрне саклау проблемасы Дагыстанда да актуаль һәм республика җитәкчелегенең игътибар үзәгендә, дип билгеләде. Минтимер Шәймиев Татарстан белгечләре бу өлкәдә үзләренең тәҗрибәләре белән Дагыстан коллегалары белән уртаклашырга әзер, дип белдерде.

Очрашу барышында бүгенге съезд турында да фикер алыштылар. Рамазан Абдулатипов 2007 елда узган Татарстан халыкларының II корылтаенда катнашуын искә алды һәм шулай ук Дагыстан Республикасының хәзерге социаль-икътисади үсеше турында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100