news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев Рафаил Хәкимовка: Сез яңа Татарстан тарихы формалашуда зур роль уйнадыгыз

Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының 20 еллыгына багышланган тантаналы утырыш узды.

Минтимер Шәймиев Рафаил Хәкимовка: Сез яңа Татарстан тарихы формалашуда зур роль уйнадыгыз
Рамиль Гали

(Казан, 17 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының 20 еллыгы һәм аның директоры Рафаил Хәкимовка 70 яшь тулган уңайдан тантаналы утырыш узды. Чарада Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев һәм башкалар катнашты.

Тарих институтының узган еллар эчендә төп казанышы – дөньякүләм фәндә беренче фундаменталь фәнни хезмәт саналган "История татар с древнейших времен" хезмәте. "Татарлар тарихы"ның 7 томы безнең гасырга кадәр III гасырдан алып, Татарстанның яңа тарихына кадәр чорны колачлый. 15 ел эчендә бу хезмәтнең фәнни авторлыгына Россия Фәннәр академиясенең абруйлы гуманитар институтларыннан, федераль вузлардан, АКШ, Германия, Бөекбритания, Франция, Австрия, Венгрия, Төркия, Норвегия, Швейцария, Кытай, Болгария, шулай ук Казакъстан, Украина һәм башка дәүләт университетларыннан 200 дән артык әйдәп баручы галим-тикшеренүчеләр җәлеп ителгән. 20 еллык фәнни эшчәнлек дәверендә институт галимнәре татарларның тарихы һәм мәдәни мирасына багышланган 1 меңнән артык монография чыгарган.

Рафаил Хәкимов утырышны башлап җибәреп, үзенең институтны җитәкләгән чакларын искә төшерде. “20 ел узып та киткән. Мин тарихчы булмагач, институт белән идарә итүгә каршы да килгән идем, әмма Минтимер Шәрипович “барасың, моның белән шөгыльләнәсең” диде. Аның карары уңышлы булганмы, юкмы икәнен сезгә бәяләргә кала инде. 90 елларда “безгә үзебезнең хакыйкый тарихыбыз кирәк” дигән фикерләр, теләкләр яңгырады. Ул вакытта дәреслекләрдә, әдәбиятта, кинода татарлар негатив яктан тасвирлана иде бит. Акларга кирәк татарны, дип хакыйкый мәгълүматлар табарга тырыштык. Халыкара фәнни берләшмәгә дә таянып, күпмедер дәрәҗәдә моны башкарып чыктык. Алардан башка Татарстан һәм татар тарихын яза алмас идек”, - дип Рафаил Хәкимов бүген татарлар тарихы турында җиде томлык хезмәтнең инглиз теленә тәрҗемә ителгәнен билгеләп узды.

Институт директоры 20 ел эчендә булдыклы коллектив формалашканын, бүген анда яшьләр булу сөендергәнен һәм аларның бик актив булуын билгеләп узды. Институтка яңа бина бирелүенә күчеп, ул:“Без мондый шартлар тудырылган бина булыр дип көтмәгән дә идек. Без кергәндә тәрәзәләренә чаршауларга кадәр эленгән иде инде. Бу инде тарихчыларга бәя арткан дигән сүз. Тарих бит ул кызыклы фән, шулай ук дәүләтчелек билгесе, дәүләте белән горурланырга тиешле кешеләрнең үзаңы да”, - дип Рафаил Хәкимов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка яңа бина өчен рәхмәтен белдерде. “Минем өчен 20 ел бер дә гадиләрдән булмаган, Минтимер Шәймиевкә рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә дә үзебезнең кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез”, - диде ул.

Минтимер Шәймиев 20 ел дәвамында Рафаил Хәкимовның Тарих институты өчен башкарган эшләре үзе аерым бер бит булуын билгеләп үтте. Ул юбилярның чыгышы белән Казаннан, шагыйрь Сибгат Хәким нәселеннән булуын искәртте. “Сез үз ата-анагызның лаеклы улы. Әтиегез авыр вакытларда да нык булды. Сез үзегез дә шундый шәхес”, - дип ул 18 ел иң катлаулы вакытларда бергә эшләгәннәрен, Рафаил Хәкимовны киңәшчесе итеп чакырганын искәртте. “Рәхмәт сезгә, сез яңа Татарстан тарихы формалашуда зур роль уйнадыгыз. Катлаулы вакытларда минем белән булып, уңайсыз хәлләргә дә тарыганыгыз булгандыр. Каршылыкларга әзер булып, авырлыкларга каршы тора белә торган кеше кирәк иде, сез шундый идегез”, - диде.

Минтимер Шәймиев үзенең Рафаил Хәкимовны докторлыкка диссертация якларга үгетләп йөргәнен дә искә төшерде. “Бер 8 еллап үгетләгәнмендер мин аны. Ул һаман “мин әзерләнәм” дип әйтә килде”, - диде. Дәүләт Киңәшчесе мөстәкыйль Тарих институты булсын дигән карар бик дөрес булуын, аның үзен аклаганын билгеләп үтте. “Бу бик зур хезмәт, казаныш. Без үзебез дә аңламыйча, үзебезне үзебез күтәрдек. Без әле ахырга кадәр ачылып та бетмәдек, шушы юлда без, искиткеч процесс бу. Мәскәүнең 800 еллыгын бәйрәм итәргә җыенган идек, шул вакытта Казанның 1000 еллыгы бар бит әле дидек. Моның өчен бик зур рәхмәт”, - диде Минтимер Шәймиев.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев татарлар тарихы турында хезмәтләр язып, институтның Татарстанда һәм Россиядә яшәүчеләр өчен генә түгел, ә чит телләргә тәрҗемә ителеп, башка халыклар өчен дә кызыклы мәгълүмат бирүен билгеләп узды. “Без үзебезнең тарихыбыз хакыйкый һәм ихтирамга лаек булуын тагын бер кат исбатладык”, - диде ул.

Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, төп бурыч үсеп килүче яшь буынга тарихыбызны дөрес итеп җиткерү булуын белдерде. “Моның өчен дәреслекләр булырга тиеш дип исәплибез. Быел гыйнвар аеннан 5-6 сыйныфларда Татарстан тарихын яңа әсбаплар белән укыта башладык. 7 нче сыйныфлар 1 нче сентябрьдән укый башлый. Шулай ук, икенче ел рәттән балалар арасында Тарих институты белән Татарстан тарихы буенча олимпиада үткәрәбез”, - диде.

Үзенең котлауларын, шулай ук, Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин , Татарстан Президенты ярдәмчесе Равил Моратов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров, Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова, Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Турхан Дилмач һәм башкалар ирештерде. Тәбрикләүчеләр барысы да бүләкләр белән килгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100