news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиев Рөстәм Миңнеханов Юлламасы турында: Бик җитди, колак салырлык

"Бик эчтәлекле яхшы Юллама. Башка сеңдереп, кулга тотып эшләргә кирәк", - диде Дәүләт Киңәшчесе.

Минтимер Шәймиев Рөстәм Миңнеханов Юлламасы турында: Бик җитди, колак салырлык
Владимир Васильев

(Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев "Татар-информ" хәбәрчесенә республика Президенты Рөстәм Миңнехановның VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына Юлламасына карата фикерләре белән уртаклашты. "Минемчә, бик җитди, колак салырлык, һәрберебезгә дә нәтиҗәләр ясарлык", - диде Шәймиев.

"Эш дәверендә минем үземә дә ничә еллар еллык Юллама белән чыгыш ясарга туры килде. Әйтәсем килә: елдан-ел Юлламаның эчтәлеге байый, Президентның Юллама белән чыгыш ясавы бик җаваплы гамәл. Ел барышында нинди уңышларга ирешелгән, нинди кимчелекләр күренүе искәртелә", - диде Минтимер Шәймиев.

Ул шушы елларда республика сәясәтендә, икътисадында зур үзгәрешләр булганын билгеләп узды. "Бу юнәлештә көндәлек күп эшләнә. Рөстәм Нургалиевичның тәҗрибәсе дә шактый. Бик эчтәлекле яхшы Юллама. Башка сеңдереп, кулга тотып эшләргә кирәк", - диде Дәүләт Киңәшчесе. 

news_right_1
news_right_2
news_bot