news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев Путинның ышанычлысы булды

Хәзер Путинның ышанычлы кешеләренең гомуми саны 413 булды, дигән Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Александр Клюкин.

Минтимер Шәймиев Путинның ышанычлысы булды
Рамиль Гали

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). Президентлыкка кандидат Владимир Путинның ышанычлы кешеләре исемлегенең икенче өлешенә Татарстан Ресубликасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кергән, дип яза “Коммерсантъ”.

Үзәк сайлау комиссиясендә теркәлгән исемлеккә 154 кеше кергән. Алар арасында, Шәймиевтән тыш, фигуралы шуучылар Татьяна Навка һәм Илья Авербух, актерлар Сергей Безруков, Михаил Боярский һәм Александр Калягин, режиссер Федор Бондарчук, нәфис гимнастика буенча җыелма команда баш тренеры Ирина Винер-Усманова, дрессировщиклар Аскольд һәм Эдгард Запашныйлар, боксер Федор Емельяненко, шахматчы Сергей Карякин һәм хоккейчы Илья Ковальчук бар.

Исемлеккә кергән продюсер Игорь Матвиенко хоккейчы Александр Овечкин социаль челтәрләрдә ясаган һәм Путинны яклаучы танылган кешеләрне берләштерергә тиешле Putin Team хәрәкәтен эшләтәчәк, диелгән басма хәбәрендә.

Ышанычлы кешеләр исемлегендә шулай ук иҗади булмаган һөнәр ияләре дә бар. Мәсәлән, Петр Глыбочко — табиб-уролог, И. М. Сеченов исемендәге Беренче медицина университеты ректоры. Исемлеккә җәмәгать эшлеклеләре дә, аерым алганда, “Сопротивление” оешмасы башлыгы Ольга Костина кергән.

Шулай ук Владимир Путин диссертациясенең фәнни җитәкчесе булган Санкт-Петербург Тау университеты ректоры Владимир Литвиненко да Путинның ышанычлы кешесе.

Хәзер Путинның ышанычлы кешеләренең гомуми саны 413 булды, дигән Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Александр Клюкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100