news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев православие динендәге татарстанлыларны Раштуа бәйрәме белән котлады

“Раштуаның бөек сере кеше тормышын тирән мәгънә белән баета, ышаныч, өмет һәм мәхәббәт чыганагы булып тора”, - диелә Президентның мөрәҗәгатенд|

(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев татарстанлыларны Раштуа бәйрәме белән котлады, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.
“Хөрмәтле православие динендәге гражданнар!
Сезне чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән тәбрик итәм!
Гасырлар узса да, бу дулкынландыргыч бәйрәмнең рәхәтлек бирүче якты нуры сүрелми. Раштуаның бөек сере кеше тормышын тирән мәгънә белән баета, ышаныч, өмет һәм мәхәббәт чыганагы булып тора. Ул шәфкатьлелеккә өнди, киләчәккә ышанычны ныгыта. Бүген Татарстанның православие җәмгыяте, христиан диненең иң яхшы традицияләренә тугрылык саклаган хәлдә, җәмгыятьтә югары рухи-әхлакый кыйммәтләрне раслауда зур роль уйный, социаль хезмәт күрсәтү, дин тотучыларның бердәмлеген ныгыту мәсьәләләрендә актив позиция били. Алга таба да православие динен тотучылар күпмилләтле халкыбызның бай мирасын, этноконфессиональ йогынтыны үстерү, гражданнар арасындагы дуслык һәм татулыкны саклауда үз өлешен кертер, дип ышанып калам. Раштуа бәйрәме гаиләләрегезгә иң кыйммәтле бүләкләр – туганнар һәм дусларыгыз белән аралашу шатлыгын, балаларның шатлыклы елмаюын, кадерле һәм якын кешеләрегезнең игътибарын һәм кайгыртучанлыгын алып килсен. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләп калам”, - диелә Президентның Раштуа бәйрәме уңаеннан юллаган мөрәҗәгатендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100