Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минтимер Шәймиев полилингваль комплекслар төзелеше буенча күчмә киңәшмә уздырды
Киңәшмә барышында биналар төзелеше буенча агымдагы сораулар, кайбер проект карарлары һәм эшләр башкару сроклары каралды.
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казанда «Адымнар – путь к знаниям и согласию» беренче полилингваль белем бирү комплексы объектларын төзүнең барышы белән танышты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Башта ул Бондаренко урамында 1025 укучыга исәпләнгән яңа полилингваль мәктәпнең төзелеш мәйданчыгында булды. Аннары Минтимер Шәймиев һәм аны озатып йөрүче затлар Бичурин урамына юнәлделәр, анда 165нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә билингваль мәктәп төзү һәм башлангыч мәктәп бинасын реконструкцияләүгә әзерлек эшләре алып барыла.
- Инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 165нче мәктәп Казанда беренче полилингваль белем бирү комплексын булдыру өчен база буларак сайланды.
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе бу объектта үткәргән киңәшмә барышында биналар төзелеше буенча агымдагы сораулар, кайбер проект карарлары һәм эшләр башкару сроклары каралды.
Киңәшмәдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Яңарыш» Республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев, 165нче урта мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов, «Татарстан ГИСУ» директоры Марат Айзатуллин, «Грань» ҖЧҖ генераль директоры Леонид Анисимов һәм башкалар катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз