news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев Олуг-Мөхәммәт ханга һәйкәл кую тәкъдимен хуплады

Дәүләт эшлеклесе шулай ук Казан ханнарының калдыкларын җирләү мөһимлеген дә әйтә.

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан ханлыгына нигез салган Олуг-Мөхәммәт ханга һәйкәл кую тәкъдимен хуплады. Дәүләт эшлеклесе бу хакта “Коммерсантъ” газетасына биргән интервьюда белдергән.

“Беренче чиратта Казан ханнарының калдыкларын җирләү мөһим, алар хәзерге вакытта Казан Кремленең археология лабораторияләрендә саклана. Моның өчен “Изге Болгар җыены”на кунаклар килгәндә уңайлы вакыт булыр иде. Олуг-Мөхәммәт ханга һәйкәл кую тәкъдимнәре дә бар. Нишләп әле юк? - дип әйтер идем”, - дип искәртә
Татарстанның тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу буенча “Яңарыш” фонды попечительләр советы рәисе булган Минтимер Шәймиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100