news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев: “Нефть химиясенең уңышлы үсеше зур әһәмияткә ия”

Казан Кремлендә ТР Президенты рәислегендә республика Куркынычсызлык советы утырышы узды

(Казан, 10 март, “Татар-информ”). Кичә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендә республика Куркынычсызлык советы утырышы узды, анда “2010-2014 елларда Татарстан Республикасы нефть-газ химиясе комплексын үстерү программасы турында”гы мәсьәлә каралды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, бу – нефть химиясе тармагын үстерүдә өченче программа, алдагы икесе нигезендә конкрет эш башкарылды, эре проектлар гамәлгә ашырылды, гаять зур тәҗрибә тупланды. “Без республикабызның төп байлыгы – нефтьне куллануда нәтиҗәлелекне арттыру нигезендә нефть химиясен үстерүнең дөрес юлларын таптык. Әлеге тармакның уңышлы үсеше бүген дә, киләчәктә дә хәлиткеч әһәмияткә ия, чөнки ул социаль-икътисади һәм сәяси тормышны һәрьяклап модернизацияләү шартларында республикабызның тотрыклы үсешен тәэмин итә”, - диде Минтимер Шәймиев. Ул шулай ук нефть химиясе базасында әлегә кече һәм урта эшкуарлыкның киң колачлы үсешен тәэмин итүгә ирешелмәде, дип билгеләп үтте.
Утырышта төп доклад белән “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады. Ул алдагы ике программа буенча башкарылган эшкә нәтиҗә ясады һәм яңа программа проектын тәкъдим итте.
“Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов, “Таиф” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, “Танеко” ААҖ генераль директоры Хәмзә Баһманов, “Татгазинвест” ЯАҖ генераль директоры Ринат Ханбиков утырышта катнашучыларга үз компанияләренең конкрет перспектив проектлар юнәлешендә башкарган эше хакында мәгълүмат бирде.
Утырыш барышында нефть химиясе предприятиеләре эшләгән һәм аларны төзү эшләре алып барылган урыннарда, аерым алганда, Түбән Кама, Алабуга һәм Менделеевск шәһәрләре янында экология шартларын яхшырту кирәклегенә зур игътибар бирелде.
“Нефть химиясе комплексы производствосын үстерү шартларында әйләнә-тирә мохиткә килгән зыянның күләме артмаска, бәлки кимергә тиеш”, - дип белдерде Татарстан Президенты. Экология шартларын яхшырту эшләре комплекслы рәвештә (сәламәтлек саклау учреждениеләренә заманча җиһазлар урнаштырудан алып лаеклы социаль инфраструктура булдыруга кадәр) алып барылырга тиеш.
Утырышта билгеләп үтелгәнчә, республика Министрлар Кабинетына Түбән Кама шәһәре һәм “2010-2014 елларда Татарстан Республикасы нефть-газ химиясе комплексын үстерү программасы” колачлаган кайбер авылларның социаль инфраструктура объектларын үстерүдә җитештерү комплекслары инвесторларын катнаштыруга ирешергә кирәк.
ТР Куркынычсызлык советы ТР Министрлар Кабинетына “2010-2014 елларда Татарстан Республикасы нефть-газ химиясе комплексын үстерү программасын” расларга тәкъдим итте.
Утырышта ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Куркынычсызлык советы әгъзалары, шулай ук министрлык һәм ведомство җитәкчеләре катнашты.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100