Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Минтимер Шәймиев Милли телерадиотапшырулар ассоциациясе башлыгы Эдуард Сагалаевны Татарстанда төбәк телекомпанияләренең бөлүенә юл куймаячакмын, дип ышандырды
^Минтимер Шәймиев Милли телерадиотапшырулар ассоциациясе башлыгы Эдуард Сагалаевны Татарстанда төбәк телекомпанияләренең бөлүенә юл куймаячакмын, дип ышандырды
(Казан, 13 март, «Татар-информ», Руслан Мөхәммәтшин). Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Милли телерадиотапшырулар ассоциациясе президенты, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Эдуард Сагалаев Казан Кремлендә Россия телевидениесенең актуаль проблемалары турында фикер алышты.
Очрашу ахырында Эдуард Сагалаев журналистлар сорауларына җавап бирде. Аның сүзләренә караганда, объектив сәбәпләр аркасында, ул Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү тантанасына килә алмаган. “Хәзер мондый мөмкинлек килеп чыгуга мин бик шат”, - диде ул һәм Татарстан башкаласы бик үзгәргән, дип өстәде. “Республика миңа бик якын, мин биредә бер генә тапкыр булмадым. Татарстанны миңа инде күп еллар таныш һәм миңа рухи яктан бик якын кеше җитәкли”, - дип әйте ул.
Милли телерадиотапшырулар ассоциациясе башлыгы сүзләренә караганда, Минтимер Шәймиев белән бүген булган очрашуда “Тасис” Ауропа берлеге проекты кысаларында финанслана торган төбәк гаммәви мәгълүмат чараларына ярдәм итү программасын тормышка ашыру мәсьәләләре турында фикер алышынды. Әлеге максатларга 2,5 миллион евро акча бүлеп бирелгән. “Әлеге акчалар Милли телерадиотапшырулар ассоциациясе һәм Төбәк матбугаты ассоциациясе патронажында тотылачак”, - дип хәбәр итте Э.Сагалаев. Татарстан әлеге программа якындагы ике елда тормышка ашырылачак алты төбәкнең берсе булган. Моңа кадәр Эдуард Сагалаев Красноярскида булган. Ул биредә өлкә губернаторы Александр Хлопонин белән чит ил программасын тормышка ашыру мәсьәләләре турында фикер алышкан. Шундый ук очрашу Санкт-Петербург губернаторы Валентина Матвиенко белән дә булган. Милли телерадиотапшырулар ассоциациясе президенты хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә Казанга “СТС”ның башкарма директоры Владимир Ханумян киләчәк. Ул тележурналистлар һәм телевидение менеджерлары өчен укулар уздырачак.
“Президент белән әңгәмә барышында реклама турындагы закон турында да сүз булды”, - дип хәбәр итте Э.Сагалаев. Аның сүзләренә караганда, яңа закон бер яктан телеаудитория өчен яхшы, ә икенче яктан – экранда даими чыгып торган реклама язулары хисабына яшәгән кечкенә төбәк телекомпанияләренең хәлен куркыныч астына куя. Халкы 100 меңнән кимрәк булган кайбер шәһәрләрдә җирле телерадиокомпанияләренең бюджеты 80 процент даими чыгучы реклама табышыннан тора, - дип билгеләп узды Э.Сагалаев. “Минтимер Шәймиев миңа бер генә телевизион компания яшәүдән туктамаячак, берсе дә бөлмәячәк дип ышандырды. Ул моңа юл куймаячакмын диде”, - дип ассызыклады Милли телерадиотапшырулар ассоциациясе президенты. Республикада җирле үзидарә төзелү шартларында район матбугатын саклап калу буенча уңай тәҗрибә бар инде, дип өстәде.
“Кечкенә шәһәр өчен үз яңалыкларын, үз мэрын, коммуналь проблемаларны, мәдәни тормышны белү – бик мөһим, чөнки кешеләр үзләрен бу планетада ташланган итеп хис итә. Бәлки бер телевидение гиганты “шартлар” һәм кешеләр хәтта моны сизмәс тә, чөнки зур каналлар еш кына бер-берсенә охшаган, ә кечкенә компанияләр үзенчәлекле, аларны сакларга кирәк”, - дип фикерен белдерде Э.Сагалаев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз