news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиев Мәрьям Ана иконасы Казан Соборын торгызу эшләре сыйфатыннан канәгать

ТР Дәүләт Киңәшчесе Зур Кызыл урамында төзелеш барган урында бүген күчмә киңәшмә үткәрде.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев «Евростройхолдинг+» ҖЧҖнең эшен Мәрьям Ана иконасы Казан Соборы яңадан торгызу эшләре барышын төзелеш барган урында ук бәяләде. Бүген ул биредә Зур кызыл урамында төзелеш барган урында күчмә киңәшмә үткәрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Төзүчеләр сүзләренчә, биредә фундамент ныгытылган, булачак храм нигезенә монолит плитә салынган һәм ике атнадан диварларны һәм колонналарны күтәрә башларга мөмкин.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан төзелеш мәйданын карап, эшләрдән канәгать калганнар.

Киңәшмә Хач йөртүчеләрнең Богородицкий монастыре бинасында дәвам иткән.

«Әлеге объект гади генә түгел, тарихи бинаны торгызабыз, кимчелекләр булмаска тиеш. Изге эш башкарганда барлык авырлыкларны да җиңеп була», – дип билгеләп үткән Минтимер Шәймиев.

«ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсе» директорының беренче урынбасары Рафар Шакиров  сүзләренчә, декабрьгә кадәр 670 куб кладка салынырга тиеш. Җир асты храмы эшләре җәйгә калдырыла, технологик яктан карап башкарыла барлык эшләр, дип белдергән ул.

Киңәшмәдә шулай ук реставрация эшләрен башкару буенча да фикер алышу барган.

Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фонды административ советы җитәкчесе Юрий Камалтынов, “Яңарыш” фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Президентының эчке сәясәт буенча департамент җитәкчесе Александр Терентьев һәм төзелеш буенча оешма җитәкчеләре катнашкан.

Мәрьям Ана иконасы Казан Соборын яңадан торгызу һәм Болгар ислам академиясен төзү турында Указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елның 4 ноябрендә кул куйган иде.

2016 елның 21 июлендә Казан соборына беренче таш һәм капсул салу тантанасы булды. Соборны төзү “Яңарыш” республика фонды ярдәме белән башкарыла.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot