news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев һәм Принц Кәрим Ага Хан IV Болгар академиясенә килде

Биредә махсус почта маркасын чыгару тантанасы уза.

Минтимер Шәймиев һәм Принц Кәрим Ага Хан IV Болгар академиясенә килде
Салават Камалетдинов

(Болгар, 12 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Принц галиҗәнаблары Кәрим Ага Хан IV Болгар ислам академиясенә килеп җиттеләр.

Биредә Кәрим Ага Хан премиясе тапшырылу уңаеннан махсус почта маркасын чыгару тантанасы узачак. Әйләнешкә 150 мең данә чыгарыла, ә махсус штемпельләрне Мәскәү, Казан һәм Болгар алачак.

Мәртәбәле кунаклар, шулай ук, Болгар шәһәрчеген, Болгар ислам академиясен, Ак мәчетне караячак. Архитектура һәйкәлләре буенча эскурсия узачак. Болгар цивилизациясе музеенда, Хәтер билгесендә Коръән музеенда булачаклар.

Болгарга сәфәрне чит ил журналистлары, шул исәптән, Канададан Аиша Шахедина яктырта. Алексеевск районында алар өчен милли фольклор үзешчән ансамбльләр катнашында концерт үтте.

  • Принц Кәрим Ага Хан IV - Архитектура буенча абруйлы халыкара премиягә нигез салучы. Ул Татарстанга архитектура өлкәсендә халыкара премия җиңүчеләрен бүләкләү өчен килгән. Тантана иртәгә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100