Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Минтимер Шәймиев һәм Мехрибан Алиева матди булмаган мәдәни мирасны саклау проекты турында фикер алышты
Минтимер Шәймиев һәм Мехрибан Алиева матди булмаган мәдәни мирасны саклау проекты турында фикер алышты
(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”, Ирина Дурницына). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм кичә кич Казанга килгән ЮНЕСКОның сөйләм һәм музыкаль традицияләр буенча шәфкатьлелек Илчесе Мехрибан Алиева Татарстан-Әзербәйҗан хезмәттәшлеге мәсьәләләре, аерым алганда, мәдәният өлкәсендә уртак проектлар перспективасы турында фикер алышты.
Агымдагы елның сентябрендә ЮНЕСКОның шәфкатьлелек Илчесе дигән мактаулы исемен алган Мехрибан Алиева үзенең иҗтимагый һәм хәйрия эшчәнлеге буенча яхшы таныш. 1995 елда аның инициативасы буенча “Әзербәйҗан мәдәнияте дуслары” хәйрия фонды, ә бер елдан соң илдә һәм чит илләрдә әзербәйҗан мәдәниятен пропагандалауга юнәлтелгән әзербәйҗан, инглиз һәм рус телләрендә “Азербайджан-Ирс” журналы гамәлгә кертелгән. 2002 елдан Мехрибан Алиева Әзербәйҗанның Гимнастика федерациясен җитәкли, ул шулай ук быел май аенда төзелгән “Гейдар Алиев фонды” президенты булып тора. М. Алиева ана һәм бала проблемаларына зур игътибар бирә. Аерым алганда, ул үткәргән хәйрия чаралары ярдәмендә Баку балалар приюты яңартылган, качаклар лагерендә музыка мәктәбе ачылган, диабет һәм башка авырулардан җәфа чигүче балаларны дәвалау оештырылган. Өстәвенә, Мехрибан ханым – Әзербәйҗан Республикасы Президенты Илхам Алиевның тормыш иптәше, өч бала анасы.
Татарстан Президенты белән очрашу барышында, гомумән алганда, ике яклы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре каралды. Мехрибан Алиева сүзләренә караганда, конкрет проектлар турында сөйләшенмәгән, әмма, нигездә, сүз матди булмаган мәдәни мирасны саклау планнарына кагылган. Сезнең милли бәйрәмегез Сабантуйны дөнья шедеврлары исемлегенә кертү өчен тәкъдим ителүе турында мин беләм, диде кунак ханым. Шул ук вакытта ул әзербәйҗаннарның Мугамы (музыкаль башкару системасы) кешелекнең матди булмаган шедеврлары исемлегенә кертелгән булуын билгеләп үтте. Без үзебезнең мирасны пропагандалый, бу юнәлештә ниндидер уртак акцияләр үткәрә алабыз, дип ышана ул.
Татар халкының милли үзенчәлеген чагылдырган күркәм бәйрәм Сабан туеның ЮНЕСКОның сөйләм һәм матди булмаган мәдәни мирасы шедеврлары исемлегенә керүгә бөтен өметләре дә бар, дип исәпли Мехрибан Алиева.
Казан Кремлендә очрашуда ТР Премьер-министры Зилә Вәлиева, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов катнашты.
Татарстан Президенты белән очрашудан соң Мехрибан Алиева Аурупа һәм Төньяк Америка илләре өчен матди булмаган мәдәни мирасны саклау турында Конвенция буенча ЮНЕСКОның төбәк семинары эшендә катнашты. Анда катнашу өчен Казанга Аурупа һәм Төньяк Американың 49 иленнән ЮНЕСКО эшләре буенча милли комиссияләр вәкилләре, мәдәният һәм тышкы эшләр министрлыклары белгечләре килде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз