news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев: “Мәүлид – Мөхәммәд пәйгамбәргә дан-хөрмәт белдерә торган олы бәйрәм”

Болгарда Ак мәчеттә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне уңаеннан, чаралар узды

  (Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ», Алсу Сафина). Бүген Болгарда Ак мәчеттә Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә һәм Рабигыль-әүвәл аена багышланган чаралар узды.

Бәйрәмгә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләреннән тыш, Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән дә дин әһелләре килде. Чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һ.б. вазифаи затлар, диндарлар катнашты.

Искәртеп узабыз: 2014 елның 23 декабрендә мөселман календаре буенча Рабигыль-әүвәл аена кердек, бу айда Мөхәммәд пәйгамбәр туган.

Ай дәвамында Татарстан мәчетләрендә һәм мәдрәсәләрендә бәйрәм чаралары уздырыла. Бүгенге бәйрәм чарасы намаздан башланды, аннары Ак мәчет имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов Коръән аятьләре укыды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Таҗетдин мөселманнарны күркәм бәйрәм белән котлады.

“Мәүлид – Мөхәммәд пәйгамбәргә хөрмәт белдерә торган олы бәйрәм. Бу Мөхәммәд пәйгамбәрне олылау, кешеләр белән аралашу, аларгә Коръән сүрәләре, догалар җиткерү өчен искиткеч мөмкинлек. Без барыбыз да моңа мохтаҗ”, - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев. Ул шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исемнәреннән бәйрәм котлавын җиткерде.

М.Шәймиев Болгар тарихи-археологик комплексын ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертү турында искәртте, һәм бу, Болгарның дини мирас булуы нәтиҗәсендә, мөмкин булды, диде. Республика Дәүләт Киңәшчесе журналистлар белән фикер алышуда, беренче тапкыр Болгарны ЮНЕСКО исемлегенә кертүгә җитәрлек нигез булмаган иде, дип искәртте. “Болгар җиренең ислам кабул ителгән урын булуы исемлеккә кертү карарын кабул иткәндә зур роль уйнады”, - диде.

М.Шәймиев ассызыклаганча, Болгарда Мәүлид яки башка бәйрәмнәрне билгеләп үтү, шулай ук сәфәр кылу уңаеннан,  кешеләр бирегә килсен өчен, барлык шартлар да бар. Аның сүзләренә караганда, кешеләр Болгарга бер генә көнгә түгел, ә озаккарак килсен өчен шартлар тудырылачак.

Ул шулай ук, кичә Кол Шәриф мәчетендә өзлексез Коръән уку проекты гамәлгә куелуга игътибарны юнәлтте.

Бәйрәм чарасында татар телендә Салават догасы, кыска сүрәләр укылды. Чара, кояш бату алдыннан, намаз уку белән тәмамланды.

Тантаналы чара тәмамлангач, Камил хәзрәт Сәмигуллин бу бәйрәмне өйдә ничек билгеләп үтү турында: “Мәүлид – ул Мөхәммәд пәйгамбәр туган көне уңаеннан шатлык белдерү. Аны төрлечә бәйрәм итәргә – балаларга бүләкләр бирергә яки чәй табыны ясап билгеләп үтәргә мөмкин”, - дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100