news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев һәм Фәрит Мөхәммәтшин Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр куйды

6 июньдә, Александр Пушкинның туган көнендә рус теленә багышланган Россия һәм халыкара күләмдәге дәүләт бәйрәме - Рус теле көне билгеләп үтелә.

Минтимер Шәймиев һәм Фәрит Мөхәммәтшин Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр куйды
tatarstan.ru

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы бөек рус шагыйре Александр Пушкин һәйкәле каршында Пушкинның туган көне уңаеннан традицион шигъри митинг узды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Митингка республика җәмәгатьчелеге һәм иҗади интеллигенция вәкилләре, мәдәният эшлеклеләре, мәктәп укучылары һәм студентлар җыелды.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салды.

  • Бүген, 6 июньдә, А.С.Пушкинның туган көнендә рус теленә багышланган Россия һәм халыкара күләмдәге дәүләт бәйрәме - Рус теле көне билгеләп үтелә. Россия Федерациясендә әлеге бәйрәм – 2011 елда, ә БМО тарафыннан 2010 елда гамәлгә куелган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100