news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев мәдәни байлыклардан файдаланып, үзара диалог булдырырга өндәде

Әгәр дә без диалог тудырырга телибез икән, уртак максатларны күрә белергә, якынаю юлларын эзләргә кирәк, диде Дәүләт Киңәшчесе.

Минтимер Шәймиев мәдәни байлыклардан файдаланып, үзара диалог булдырырга өндәде
Рамиль Гали
(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова-Хәсәнова). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКО оешмасы илчесе Минтимер Шәймиев диалог тудырырга теләгәндә, уртак максатларны күрә белергә, якынаю юлларын эзләргә кирәк дип исәпли. Бу фикерен ул Казан Кремлендә узган "Ихлас күңелдән" китабын тәкъдим итү чарасында әйтте.
 
Татарлар күп мәсьәләләргә карата объектив булмаган мәгълүмат белән яшәгән, дип исәпли Минтимер Шәймиев. "Мин халкыбызга, галимнәребезгә, интиллегенциягә рәхмәт әйтәсем килә. Күпме кеше репрессиягә эләкте. Революциядән соңгы чорда, нәрсә эшләнелгәнен аңларга теләп, күпме интеллегенция вәкиле зыян күрде. Кайчагында кешеләр, матур итеп эшләнелгән исламга кагылышлы әдәбият сатып алганга да гаепләнелгән", дип мисал китерде Минтимер Шәймиев.
 
Ул атеистлык чорында яшәп, тәрбияләнүгә карамастан, кешеләр арасында диннең югалмавын билгеләп үтте. 
 
"Без үзебездә күп нәрсәне татыдык. Бәхеткә, үзгәртеп кору, җәмәгатьчелекнең фикере үзгәрү, сүз иреге барлыкка килде. Болар - бик кыйммәтле нәрсәләр. Әгәр дә син үзең моның белән очрашмагансың икән, бәя бирү бик авырдыр. Моның өчен кайберәүләр гомерләре белән түләде. Үзгәртеп кору чорында тарихи дөреслек дигән әйбер барлыкка килде. Аны торгызу авыр эш, әмма тырышырга кирәк. Әгәр дә без диалог тудырырга телибез икән, уртак максатларны күрә белергә, якынаю юлларын эзләргә кирәк. Ерагаерга җиңелрәк, моның өчен артык тырышасы да түгел. Кайчагында уйланыгыз, дөньядагы вазгыятьне куертмагыз, диясе килә", - диде Дәүләт Киңәшчесе. 
 
"Үзең сөйләгәндә, дәлилләр булу, тарихи база кирәк. Без бит матди булмаган мәдәни байлыкларны торгызабыз дибез. Менә шул байлыктан файдаланырга, нәрсәнең нәрсә икәнен күрсәтергә кирәк", - дип әйтте Минимер Шәймиев. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100