Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минтимер Шәймиев: Мәчетләрдә балаларны укыту эшен киңрәк җәелдерергә кирәк
Ул онлайн курслар мөмкинлекләреннән файдаланырга өндәде.
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев фикеренчә, мәчетләрдә балаларны укыту эшен киңрәк җәелдерергә кирәк.
«Мәчетләрдә балаларны укыту эшен башладык. Телне саклау өчен дә уңай хәрәкәт. Ата-аналар ризалыгын алып, 100 дән артык мәчеттә шундый курслар оешты. Бала чакта әти-әнисе белән шунда йөргәч, башка керә ул», — диде ул Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында.
Минтимер Шәймиев әйтүенчә, әле Татарстанда эшлисе эшләр күп. Ул барлык мәчетләрдә шушы мөмкинлекләрне карарга кирәк, диде.
«Тәҗрибә бар, бүген эшләмәсәк, булмый, аны кичә эшли башларга тиеш идек инде. Балалары ата-аналары белән бергә укып, мәчет каршындагы курсларның җанга ятышлы булуы зур нәрсә», — диде Дәүләт Киңәшчесе.
«Хәзер техник мөмкинлекләр зур. Бөтен методикаларын ясап, онлайн форматны файдаланырга кирәк. Нинди ресурслар кулланырга, ничек эшләп чыгарга — карарбыз. Бу эшне чикләргә ярамый. Бу мәсьәләләр белән ныклап шөгыльләнергә кирәк. Казандамы, каядыр үзәген ясапмы… Уйларбыз. Хәрәкәт кирәк», — дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз