news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев Ленар Шәех иҗатына югары бәя биргән

Актаныш районында туып үскән шагыйрьнең “Үзем белән очрашу” дигән яңа китабында Минтимер Шәймиев белән әңгәмә дә урын алган.

Минтимер Шәймиев Ленар Шәех иҗатына югары бәя биргән
Салават Камалетдинов

(Казан, 12 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татарстан китап нәшриятында шагыйрь Ленар Шәехнең “Үзем белән очрашу” дигән китабы дөнья күрде. Яңа китапта Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән әңгәмә дә урнаштырылган. Әңгәмә вакытында Минтимер Шәймиев Ленар Шәех иҗатына югары бәя биргән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә автор үзе хәбәр итте.

"Актаныш районы сезнең кебек талантлы шәхесләрне биреп кенә тора! Әсәрләрегез тирән фикерле, минем күңелемә бик хуш килде. Мин, гомумән, шигырьләр яратам. Әле дәү әниегезгә багышланган шигырьләрегездән бер дүртьюллыкны язып та алдым", - дигән Минтимер Шәймиев.

Ленар Шәехнең бу китабында әңгәмәләр, әдәби портретлар, иҗат бәяләмәләре, авыл һәм авыл кешеләре турында язмалар, уйланулар, сәяхәтнамәләр, хикәяләр урнаштырылган. "Бу минем беренче саллы җыентыгым. 10-15 ел иҗат иткән иң яхшы әсәрләрем генә кертелде”, - диде автор.

Шунысын да искә төшереп узабыз, узган ел ахырында Л.Шәехнең Лондонда китабы чыккан иде.

“Октябрь аенда китапны тәкъдим итү Бөекбритания башкаласы Лондонда үтте. Төгәлрәге Евразия Иҗат гильдиясенең Лондонда уза торган әдәбият көннәрендә. Кызганыч, мин анда мин бара алмадым. Ә ноябрьдә ул Швеция мәркәзе Стокгольмда презентацияләнде. Алтынчы Ачык Евразия әдәбият фестивале һәм Китап форумында (Open Eurasian Literature Festival & Book Forum) анда үзем дә катнашкан идем. 2016 елда Евразия Иҗат гильдиясенә (Лондон) кабул ителдем. Анда бөтен дөнья буенча шагыйрьләр, язучылар, рәссамнар, режиссёрлар, кыскасы, иҗади шәхесләр әгъза булып тора. Узган ел гильдия махсус серия буенча китаплар чыгара башлады. Барысы 18 китап чыкты. Күбесе казах язучыларыныкы. Арада рус, белорус авторлары да бар. Татарлардан мин “One of You” (“Один из вас”) китабы - шигырьләр җыентыгы. Биредә фәлсәфи һәм мәхәббәт лирикасы, милли һәм гражданлык тематикасы, төрки аһәңнәр дә урын алды. Китапта татар теле, татар моңы, татар тарихы, аның яшәеше, татарның тарихи шәхесләренә багышланган шигырьләр дә шактый”, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Ленар Шәех.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100