news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минтимер Шәймиев: “Кризиска күнегергә кирәкми”
ТР Президенты фикеренчә, бизнеска дөньяви икътисади кризисны законсыз гамәлләрен аклау сыйфатында кулланырга кирәкми
Скопировать ссылку
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Бизнеска дөньяви икътисади кризисны законсыз гамәлләрен аклау сыйфатында кулланырга кирәкми, дип саный ТР Президенты Минтимер Шәймиев. Бу хакта ул бүген ТР Министрлар Кабинетында Россиянең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов катнашында узган киңәйтелгән утырышта белдерде.
“Бу ел чыннан да кризис елы булды. Федераль Хөкүмәт кабул иткән чараларны гамәлгә ашыра һәм кризис чыгымнарын минимумга калдыра алдык, - дип белдерде бүген журналистларга Минтимер Шәймиев. – Халык кризисны ул кадәр җитди тоймады. Федераль Хөкүмәт 2010 елда да кризиска каршы чараларын дәвам итүе әһәмияткә ия, чөнки икътисадның ничек эшләп китүе әлегә билгесез.”
“Кризиска күнегергә кирәкми дип әйтәсем килә, - дип ассызыклады Татарстан Президенты. – Хәзер салымнар яки хезмәт хакы түләмәүне кризис белән бәйләү очраклары бар. Җаваплылык артырга тиеш, 2010 елда икътисад үсеш кичерергә тиеш”.
Игорь Шувалов Татарстанда кризиска каршы чараларны гамәлгә ашыруны югары бәяләде. “Биредә, Татарстанда кризиска каршы программа үз максатына ирешкән. Эшсезлек дәрәҗәсе тотрыклыланган, җәмгыять эшләре яхшы оештырылган. Без акча бүлеп бирдек, ә эшләрне оештыру төбәк хакимиятләре, муниципалитетларга калган иде”, - дип ассызыклады РФ беренче вице-премьеры Игорь Шувалов.
“Кризиска каршы чаралар дәвам итәчәк, иртәгә Россия икътисадының тотрыклылыгын күтәрү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында кризиска каршы эшләр планы буенча фикер алышабыз, - дип белдерде Игорь Шувалов. – Безнең эш төбәк хакимиятләренең ничек эшләве белән бәйле булачак”.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2