Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минтимер Шәймиев Кремльдә Казахстанның Казандагы Генераль консулын кабул итте
Жанболат Мурзалин 2019 елның июлендә Генераль консул вазифасына кереште.
(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Казахстанның Казандагы яңа Генераль консулы Жанболат Мурзалин белән сөйләшүләр үткәрде, аны эшчәнлек башлану белән котлады. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Безнең халыклар арасында элек-электән дуслык, тугандаш мөнәсәбәтләр һәм үзара аңлашу урнашкан. Безнең бурыч – аларны алга таба да ныгыту өчен эшләү», – диде Минтимер Шәймиев әңгәмә башында.
Жанболат Мурзалин борынгы Болгар шәһәрендә һәм Зөя утрау-шәһәрчегендә алган хис-кичерешләре белән уртаклашты: «Бирегә килү белән Болгар һәм Зөядә булдым. Тарихка карата шундый игътибарлы мөнәсәбәткә сокландым. Хәзерге дөньяда үсәргә теләгән һәр халык, барыннан да элек, үз тарихын күтәрергә һәм күрсәтергә тиеш. Болгарда да, Зөядә дә килүчеләр һәм туристлар өчен күп эш башкарылган, инфраструктура уйланылган, юллар бик яхшы. Болгар мавзолейлары Казахстан территориясендәге тарихи мавзолейларга охшаган. Свияжск - үзенчәлекле утрау-шәһәр».
«Мин Сезнең бу проектның инициаторы, идеяле рухландыручысы булуыгызны белдем, Сез аны гамәлгә ашырдыгыз, ә хәзер моны үз күзләрем белән күрдем. Безгә тарихи-мәдәни мирасны саклау өлкәсендә Татарстанның бай тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк», - дип өстәде дипломат.
Казахстан Республикасында соңгы елларда Кембридж, Оксфорд һәм дөньяның башка әйдәп баручы университетлары тәҗрибәсе нигезендә булдырылган полилингваль укыту системасы уңышлы гамәлгә кертелгәнгә күрә, Минтимер Шәймиевне бу илдә полилингваль белем бирү комплексларының эш тәҗрибәсе кызыксындырды. Аларда балалар өч телне: дәүләт теле буларак казах теле, рус теле - милләтара аралашу теле һәм инглиз теле глобаль икътисадка уңышлы интеграцияләнү теле буларак өйрәнә.
Әңгәмә барышында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе һәм Казахстанның Казандагы Генераль консулы икътисад, мәдәният, фән һәм мәгариф өлкәләрендә Казахстан белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлекнең динамик үсешен билгеләп үттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз