Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минтимер Шәймиев коронавирустан прививка ясаткан
Президент иртәгә парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да прививка ясатырга ниятләгәнен әйтте.
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең коронавирустан прививка ясатканын әйтте.
«Песошин да (Алексей Песошин — Премьер-министр — Т.И. искәрмәсе) вакцинациягә бара, мин ясаттым. Минтимер Шәрипович (Шәймиев — Т.И. искәрмәсе) вакцинация узды. Әсгат Әхмәтовичның (Сәфәров — ТР Президент Аппараты җитәкчесе — Т.И. искәрмәсе) антитәнчекләре бар әле», — диде Рөстәм Миңнеханов бүген Дәүләт Советы утырышында.
Президент иртәгә парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да прививка ясатырга ниятләгәнен әйтте. Рөстәм Миңнеханов депутатларга да вакцинациягә барырга һәм халык белән аралашканда аның мөһимлеген күрсәтергә киңәш итте.
«Вакцинация — җитди процедура. „Әле үзең ясаттыңмы соң?“ дип әйтмәсеннәр өчен, без үзебезне үрнәк итеп күрсәтергә тиеш», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз