Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минтимер Шәймиев Кирсан Илюмжинов белән очрашты
М.Шәймиев 2011 елдан FIDE президентының өлкән киңәшчесе булып тора
(Казан, 6 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия шахмат федерациясенең Попечительләр Советы әгъзасы Минтимер Шәймиев Халыкара шахмат федерациясе (FIDE) президенты Кирсан Илюмжинов белән очрашты. Калмыкия Республикасының Беренче президенты Кирсан Илюмжинов 1995 елдан Халыкара шахмат федерациясе президенты, быел 30 сентябрьдә ул яңадан президент итеп сайланды.
Минтимер Шәймиев 2011 елдан FIDE президентының өлкән киңәшчесе булып тора. Очрашу башында Кирсан Илюмжинов Минтимер Шәймиевне иртәгә шахмат буенча Сочида ачылачак дөнья чемпионы исеменә матчны карарга чакырды.
Минтимер Шәймиев чакыру өчен кунакка рәхмәт белдереп, Татарстанның шулай ук ил өчен шахмат өлкәсендә әһәмиятле булган вакыйга – классик шахмат буенча Россия чемпионатының суперфиналына әзерләнүен хәбәр итте: ул Казанда 2014 елның 27 ноябреннән 7 декабренә кадәр булачак.
Суперфинал “Музейларда - шахмат” программасы кысаларында, “Казан Кремле” музей-саклаулыгы территориясендә урнашкан ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның “Хәзинә” галереясында узачак, дип билгеләде Минтимер Шәймиев.
Кирсан Илюмжинов, Сочидагы матч тәмамланганнан соң, Казандагы турнирга килү теләге барлыгын белдерде.
Очрашуда Советлар Союзы Герое Татархан Кубанов, ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов катнашты, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз