news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиев “KfW” банк төркеме җитәкчелеге белән очрашты

Минтимер Шәймиев “KfW” банк төркеме җитәкчелеге белән очрашты

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”, Булат Сруров). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “Икътисадны торгызу буенча кредит институты - KfW” банк төркеме (Германия) идарәсе рәисе Ингрид Маттеус-Майер белән очрашты.

Казанга визиты барышында Ингрид Маттеус-Майерны “KfW” банк төркеменең берничә вәкиле – Ауропа төбәгендә финанс секторын үстерү идарәсе җитәкчесе Клаус Глаубитт, Россия вәкиллеге башлыгы Даниил Алгульян, проект-менеджер Эльвира Леттинг һ.б. озатып йөри. Очрашуда республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләреннән ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Тимур Акулов һәм Татарстан икътисад министры Марат Сафиуллин бар иде.

“KfW” банк төркеме 1948 елда Германия Федератив Республикасында төзелгән һәм сугыштан соң Германиянең тернәкләнүендә, аеруча Маршалл планы кысаларында АКШ тарафыннан бирелгән акчаларын бүлүдә зур роль уйнаган. Хәзерге вакытта “KfW” ГФРның эре дәүләт кредит институты булып тора. Аның составына элеккеге Немец резерв банкы, инвестицияләр һәм үсеш буенча алман җәмгыяте (DEG) һәм экспорт финанслау банкы («KfW-Eximbank») керә. “KfW” банк төркеменең устав капиталы ГФР Хөкүмәте (80 процент) һәм Германия федераль җирләре (20 процент) взносы хисабына формалаштырылган. Группа активлары 360 миллиард евродан артыграк, бу ТРның еллык бюджеты күләменнән 180 тапкырга артыграк дигән сүз. 2006 елда “KfW” банк төркеменең уртак инвестицияләре 76,8 миллиард евро тәшкил иткән. Банк төркеменең штаб-квартирасы Франкфурт-на-Майне шәһәрендә урнашкан, анда 3,8 меңнән артык кеше эшли.

“KfW” банк төркеменең Татарстандагы эшчәнлегенең тарихы әле кечкенә. Әйтик, 2006 елның көзендә төркем “Спурт” АКБ белән төп чаралар алуга кече һәм урта бизнеска гомуми 8 миллион доллар күләмендә ике транш белән кредитлар бирүгә килешү төзеде.

Очрашу барышында Минтимер Шәймиев кунакларны Татарстанның икътисади потенциалы белән таныштырды, республикадагы аграр сәясәт, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде. Ул Татарстан икътисадының Россиядәге уртача күрсәткечләрдән берникадәр аерылып торуын билгеләп үтте. Бу сәнәгый продукция, күрсәтелгән хезмәтләр, халык керемнәре күләменең тизләтелгән үсешендә, ныграк үсеш алган финанс институтларында чагыла. “Иң мөһиме -без бик кыен булса да, үзгәртеп кору елларында икътисадның түбән тәгәрәвенә юл куймадык”, - дип ассызыклады ТР Президенты.

Очрашу тәмамлануга Ингрид Маттеус-Майер һәм Марат Сафиуллин журналистларның сорауларына җавап бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot