news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев КФУны иң яхшы уку йорты дип атады

Университет Россия буенча алтынчы, бөтен дөнья буенча унынчы урында бара.

Минтимер Шәймиев КФУны иң яхшы уку йорты дип атады
Рамиль Гали

(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Казан (Идел буе) федераль университеты иң яхшы югары уку йортлары исемлегендә бара, Россия буенча алтынчы, бөтен дөнья буенча унынчы урында тора. Бүген бу хакта Казан Кремлендә узган “Цивилизацияләр диалогы” халыкара ЮНЕСКО форумы йомгаклау утырышында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКО оешмасы илчесе Минтимер Шәймиев әйтте.

"Республика һәрвакыт үсештә, татарлар элек-электән укымышлы булулары белән аерылып торган. Бик күп галимнәр, язучылар, дәүләт эшлеклеләренең тамырлары Татарстанга барып тоташа. Чөнки ике гасырдан артык Казан Император университеты эшләде, Көнчыгыш юнәлештә булган университет төзү күптәннән планда бар иде. Биредә 19 ел буе ректор Николай Лобачевский булды, бу инде аның бай тарихы хакында сөйли. Казан университетында бик мәшһүр кешеләр белем алган, органик химиягә нигез салучы Александр Бутлеров бар. Без шатбыз, чөнки хәзер дә университет ышанычлы кулларда. Аның ректоры фәннәр кандидаты, бик зур тәҗрибәгә ия булган - Илшат Гафуров. Әлеге уку йортының уңышлары байтак, ул иң яхшы югары уку йортлары исемлегенә кергән. Россия буенча алтынчы, бөтен дөнья буенча унынчы урында тора алар. Хәзер университет фәнни яктан яңарыш кичерә, фундаменталь медицина юнәлешендә күп эшләр башкарылды. Казандагы берничә клиника аның составына кушылды. Бу бик яхшы күрсәткеч, чөнки анда сәламәтлек саклау өлкәсендә яшь белгечләр әзерлиләр. “Ашыгыч медицина ярдәме” станциясе, 5 нче шәһәр клиник хастаханәсе федераль университетныкы булып санала. Дәүләт университетка ярдәм итә, барлык теләкләрне дә исәпкә алырга тырышабыз", - диде Дәүләт киңәшчесе. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100