Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минтимер Шәймиев КФУ студентларына: "Лукойл" башлыгы кебек булырга омтылыгыз
«ЛУКОЙЛ» җәмгыяте президенты Ваһит Алиәкбәров Казан (Идел буе) федераль университеты студентларына лекция укыды.
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан (Идел буе) федераль университеты студентларына «Лукойл» башлыгы Ваһит Алиәкбәров кебек булырга омтылуны киңәш итте. Үз фикерен ул югары уку йортында узган нефть оешмасы башлыгы лекциясеннән соң белдерде.
«Рәхмәт сезгә, рәхмәт Ваһит Йосыф улына. Ул сезгә энергетиканың киләчәген, бүгенге һәм иртәге көннең үзенчәлекләрен җиткерде. Студентлар өчен бу зур бүләк. Шулай үсәргә кирәк. Әгәр сез бу тармакны сайласагыз, Ваһит Алиәкбәров кебек булырга омтылыгыз», – диде Минтимер Шәймиев.
«ЛУКОЙЛ» җәмгыяте президенты Ваһит Алиәкбәров Казан (Идел буе) федераль университеты студентларына «Дөнья энергетика базарының үсеш перспективалары» темасына лекция укыды. Очрашуда югары уку йортының ректоры Илшат Гафуров, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, шулай ук «Татнефть» җәмгыятенең генераль директоры Наил Мәганов катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз