news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев кешелекне саклау буенча форумны оештыручыларга рәхмәт белдерде

Форум яңа гуманизм төшенчәсен аңлап җиткерү, кешелекне саклау мәсьәләләренә, җәмгыятьнең тотрыклы үсеше проблемаларына багышланган

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә Казанда “Императив тотрыклы үсеш буларак кешелекне саклау” халыкара форумы башланды. Аны ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Фәннәр академиясе, “Яңарыш” республика фонды, Казан федераль университеты, Казан дәүләт мәдәният институты, “ТИСБИ” идарә университеты оештырган. ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Форум кысаларында халыкара фәнни-гамәли конференция, гуманитар куркынычсызлык өлкәсендә дөньякүләм танылган белгечләр катнашында экспертлар панель утырышы үткәрелә.

Форум яңа гуманизм төшенчәсен аңлап җиткерү, кешелекне саклау мәсьәләләренә, җәмгыятьнең тотрыклы үсеше, мәдәни мирас объектларының дөньякүләм универсаль кыйммәтләре проблемаларына, гуманитар куркынычсызлык төшенчәсен билгеләүдә карашларга, шулай ук аны тәэмин итү ысулларына һәм механизмнарына багышланган. Әлеге форумның темасы һәм проблематикасы ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова тарафыннан хупланган.

Халыкара фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы КФУның Попечительләр советы залында үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе рәисе урынбасары Александр Дзасохов һәм шушы комиссиянең җаваплы сәркатибе Григорий Орджоникидзе, “Халыкны саклап калу өчен”/”За сбережение народа” Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте президентташы, “Хатын-кызның киләчәге” халыкара хатын-кызлар үзәге” халыкара иҗтимагый оешмасы президенты, ЮНЕСКОның игелекле ихтыяр илчесе Александра Очирова һәм башкалар катнаша.

Пленар утырышны ачкан КФУ ректоры Илшат Гафуров форумда катнашучыларны сәламләп, кешелекне саклау җаваплылыгы белем бирү һәм фәнни институтларга да салынган, дип билгеләп үтте. Чыгышында ул кешелек яшәешендәге глобаль каршылыкларга бүген Казан университетының ничек җавап бирүе турында кыскача сөйләде.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кешелекне саклау һәм җәмгыятьнең тотрыклы үсеше мәсьәләләре, гуманитар куркынычсызлык, аны тәэмин итү ысуллары һәм механизмнарытуры турында фикер туплана торган шундый мәртәбәле форумны Казанда оештырып үткәрүдә хуплаулары, ярдәмнәре өчен оештыручыларга рәхмәт әйтте.

“Бу проблемалар теләсә кайсы илнең милли куркынычсызлыгында бик мөһимнәрдән санала һәм күп чоракта “Кешеләр уенда сугыш турында фикер туа, шуңа күрә дөньяны саклау идеясен кешеләр аңына сеңдерергә кирәк” дигән төп идеягә туры китереп эшчәнлек алып барган БМО һәм ЮНЕСКО роленә бәйле. Илнең социаль-икътисади үсешенең төп максаты буларак халыкны саклап калу тезисы беренче тапкыр 2006 елда Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Федераль Җыенга еллык юлламада әйтелде һәм алга таба дәүләт сәясәтендә өстенлекле булды”, - диде Минтимер Шәймиев.

Аннан соң ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта дөнья, вакыт-вакыт икътисади кризисларга юлыгып, үсә барган рухи кризис хәле кичерә, һәм бу бик борчый, чөнки гуманизм деградациясенә, әхлак кимүгә, цивилизация стандартлары һәм кешеләрнең тулай яшәеше нормалары җимерелүгә илтә. “Болар барысы да халыкара мөнәсәбәтләрдә киеренкелекне, ксенофобияне арттыра, тынычлык өчен хәтәр булган этник һәм конфессиаль низаглар, террорчылык, локаль сугышлар китереп чыгара. Гуманитар куркынычсызлык каршылыгы буларак рухи культура кризисы – кешелек, планетада тормыш өчен аеруча хәтәр”, - ди ул.

Фикерләшүгә тәкъдим ителгән “Императив тотрыклы үсеш буларак кешелекне саклау” темасы шулкадәр күләмле – актуаль һәм хәлиткеч, ул омтылышларны гамәлгә ашыру – теләсә кайсы җәмгыятьнең һәр әгъзасы эше, заманыбызның гуманитар максатларына ирешү бәрабәренә конструктив эш итүнең котылгысызлыгын бергәлек нигезендә аңлау”, - дип басым ясап әйтте М.Шәймиев.

Фикерен раслап, ул элеккеге СССР киңлекләрендә 90 нчы еллардагы революцион-үзгәртеп кору белән бәйле берничә мисал китерде һәм Татарстан Республикасының иң яңа тарихындагы вакыйгаларны бәян итте, “Яңарыш” фонды эшчәнлеге һәм республикада хәйриячелек хәрәкәте турында сөйләде.

Соңыннан Минтимер Шәймиев мәшһүр академик-гуманист Дмитрий Сергеевич Лихачев сүзләрен китерде: “Кешедә кешене яратырга кирәк”.

ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясенең җаваплы сәркатибе Григорий Орджоникидзе форумны оештырган өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде һәм форумда катнашучы чит ил кунакларын сәламләде. Форумны уздыру башлангычы һәм тематикасы авторы - ЮНЕСКОның игелекле ихтыяр илчесе Александра Очирова, ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясенең гомуми җыелышында Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров тарафыннан әлеге форумны уздыру турында карар кабул ителде, Минтимер Шәймиев ул тәкъдимне хуплап чыкты, диде. Аннары Григорий Орджоникидзе Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы сәламләвен укыды.

Халыкара Төрки академиянең Сәнгать һәм мәдәният үзәге җитәкчесе Олжас Шариязданов әлеге академия президенты Дархан Кыдырали исеменнән сәламләп чыгыш ясады.

Утырышта катнашучылар ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирас үзәге мәдәни мирасны саклау бүлеге җитәкчесе Ян Хладик, Бөек Ефәк Юлы Халыкара сәүдә палатасының генераль секретаре Ли Чонганг (КХР,Гонконг) һәм Россиянең, ерак һәм якын чит илләрдән килгән кунакларның кызыклы чыгышларын тыңлады.

Форум бүген Казан Кремлендә эшен дәвам иттерә, анда экспертлар панеле утырышы була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100