news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев: “КДУның яңа статусы университетның яңадан тууы дигән сүз”

Казан дәүләт университетының яңа статусына карамастан, вузның исемен саклап кала алдык, дип ассызыклады Татарстан Президенты

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Кристина Иванова). КДУга Идел буе федераль университеты статусын бирү 205 еллык тарихы булган вуз өчен яңадан туу дигән сүз. Бүген Казан Кремлендә фосфорорганик химия өлкәсендә Халыкара Арбузов премиясен тапшыру тантанасында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев шундый фикер белдерде.
“Федераль университет статусы – ул икенче тапкыр туу, яңа сүз, - дип белдерде Минтимер Шәймиев. – Без Казан дәүләт университеты исемен саклап кала алдык, бу дөрес дип саныйм”.
Татарстан Илбашы сүзләренчә, федераль университет статусы КДУ алдында яңа институтлар ачу, белем бирү юнәлешләре булдыру, вузны кирәкле җиһазлар һәм югары профессиоанль кадрлар белән тәэмин итү мөмкинлекләре бирә. Аерым алганда, Минтимер Шәймиев Укытучылар институты ачарга тәкъдим итте. Шулай ук Президент Россия Фәннәр академиясе институтлары белән интеграцияләү мөмкинлеген белдерде. “Сүз берләштерү турында бармый, ә перспективалы юнәлешләр тизрәк үсеш алсын һәм бигрәк тә матди яктан каршылыклар күп булмасын өчен интеграцияләү турында”, - дип ассызыклады ул.
“Федераль университет дипломнары өчен көрәш барачак”, - дип ышана ТР Президенты. Моның белән бәйле рәвештә Минтимер Шәймиев башка шәһәрләрдән КДУга укырга кергән студентлар Татарстанда яшәргә калырга теләк белдерергә мөмкин дип исәп тотып, республиканың социаль сәясәтен төзергә тәкъдим итте.
Минтимер Шәймиев КДТУ (КАИ)га илкүләм тикшеренү университеты статусы бирү мәсьәләсенә дә кагылды. Аның сүзләренчә, Татарстан вузларының ике зур җиңүе нәтиҗәсендә республикада гуманитар һәм табигый фәннәрне (КДУ базасында), шулай ук техник дисциплиналарны (КАИ базасында) үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ачылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100